Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 июнь , 10:22

Янгын сүндерүдә катнашкан укучылар бүләкләнде

Ар мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәмендә 29 апрельгә каршы төндә янгын сүндерүдә катнашкан укучыларга грамоталар тапшырылды. Алар ярдәмендә коточкыч фаҗига булмый калган. Ут ихатадагы һәм күрше йортларга үрләмәгән.

Янгын сүндерүдә катнашкан укучылар бүләкләнде
Янгын сүндерүдә катнашкан укучылар бүләкләнде

Ар мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәмендә 29 апрельгә каршы төндә янгын сүндерүдә катнашкан укучыларга грамоталар тапшырылды.

Алар ярдәмендә коточкыч фаҗига булмый калган. Ут ихатадагы һәм күрше йортларга үрләмәгән.

Бу кичне 9-нчы сыйныф укучысы Владимир Шакун дуслары белән урамда йөргәндә бер йорт алдында төтен чыгуын күреп алалар һәм тәүгеләрдән булып ярдәмгә ашыгалар. Килеп җитүгә мунча һәм абзар дөрләп януы ачыклана. Егетләр һәм кызлар шланг табып аны коега тоташтыралар һәм чиләкләр алып янгынны сүндерә башлыйлар.

Соңрак утны басуда 95-нче янгын сүндерү бүлеге, Ар авылы биләмәсе һәм «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятенең ирекле янгын сүндерүчеләре дә катнаша. Дуслары белән янгын сүндерүдә катнашкан Владимир Шакун белән сөйләшеп торган арада безнең янга бер хатын килеп басты. Ачыклануынча, ул көнне аның күршеләренең мунчасы белән абзары янган. Каралты-кура бер-берсеннән берничә метр ераклыкта гына булган, әгәр дә егетләр күреп калып, тиз арада килепҗитмәгән булса, ут башка корылмаларга да күчкән булыр иде.

Вакытында ярдәм иткәннәре өчен балаларга рәхмәтлемен. Каралты-кура януын күргәч, югалып калдым һәм нәрсә эшләргә дә белмәдем. Егетләр һәм кызлар җаваплылыкны үз өсләренә алып янгынны сүндерергә керештеләр. Кемдер безнең гараж башына менеп аннан су сиптерде. Аннары авылдашлар да килеп кушылды. Барысына да бик рәхмәтлемен, алар булмаса, фаҗиганең ничек тәмамлануын күз алдына да китерә алмыйм, – дип күз яшьләре белән сөйләде ул.

Ар авыл Советы хакимияте янгынны сүндерүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен барысына да, шул исәптән Кирилл Кәлимуллинга, Данил Шәнгәрәевка, Данияр һәм Ришат Бикташевларга, Владимир Шакунга, Карина, Самир һәм Әскәр Абдрахмановларга, Илнар Кузьминга, Гүзәл Фәйзуллинага, Аделина Фәсхетдиновага, Илгиз Балеевка, Артур Рәхимкуловка һәм Линар Абдрахмановка рәхмәт белдерде.

Владимирның әти-әнисе улларының һәм аның дусларының кыю гамәле белән горурлана. Владимир Шакун киләчәктә физкультура академиясенә укырга керергә хыяллана.

Чишмә районы буенча янгыннарны кисәтү үзәге инструкторы Илхомжон Ачилов та яшьләргә республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты исеменнән янгынны сүндергәндә күрсәткән батырлыклары һәм битараф калмаулары өчен рәхмәт белдерде.

Янгын сүндерүдә катнашкан укучылар бүләкләнде
Янгын сүндерүдә катнашкан укучылар бүләкләнде
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: