Кайвакыт арып китәсең, мин дә искәрмә түгел.
Нидер үзгәртәсем, кояш җылысын тоясым, каядыр барасым килә. Шуңа күрә тугры этемне алдым да, сәламәтлек мөмкинлегем чикле булуга карамастан, ял итәргә киттем. Кояшлы һәм җылы як Әстерханны сайладым. Ул илебезнең көньягында, Идел елгасы ярында урнашкан матур шәһәр. Башкаладан аны 1500 чакрым ара аерып тора. Әстерханны «Идел буе Венециясе» дип атарга мөмкин: шәһәр 11 утрауда тора, алар бер-берсенә 50дән артык күпер белән тоташтырылган. Әстерханның көнчыгышында – Казахстан, көньягында – Кавказ, ә көнбатышында Калмыкия урнашкан. Мондый күршелек шәһәрдә үзенчәлекле колорит булдырган: биредә төрле халыкларның гореф-гадәтләре кушылган.
Әстерханда елга яры буйлап йөрдем – искиткеч матур урын! Бөек шагыйрьләргә куелган һәйкәлләрне һәм башка истәлекле урыннарны күрдем, шулай ук шәһәрне ике өлешкә бүлеп торган күпердә булдым. Ә үзәк базарда «күзләр йөгерде»: биредә ни генә юк, әллә нинди кызыклы әйберләр бар! Ләкин мине иң нык гаҗәпләндергәне – кешеләрнең бер-берсенә карата мөнәсәбәте, аларның менталитеты булды. Алар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Өч балалы гаилә белән танышкач, үземне өйдәге кебек хис иттем. Алар мине шулкадәр җылы кабул иттеләр, әйтерсең лә без гомер буе таныш.
Аларның хәтта күршеләре дә кунакларга гаилә әгъзасына караган кебек мөнәсәбәттә.
Башкортстанны яратсам да, Әстерхан мәңге йөрәгемдә калачак.
Мария Ибраһимова