Чишмэ
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 июнь , 14:06

Казан шәһәренә сәяхәт

Күптән түгел гимназиянең 7А сыйныф укучылары Казан шәһәрендә ике көнлек экскурсиядә булып кайттылар. Гимназиянең 7А сыйныф укучысы Ярослав Максимов сәяхәттән кайткач тәэссоратлары белән уртаклашты.

Казан шәһәренә сәяхәт
Казан шәһәренә сәяхәт

Күптән түгел гимназиянең 7А сыйныф укучылары Казан шәһәрендә ике көнлек экскурсиядә булып кайттылар.

Гимназиянең 7А сыйныф укучысы Ярослав Максимов сәяхәттән кайткач тәэссоратлары белән уртаклашты:

Сәфәргә барырга сыйныф җитәкчесе Светлана Николаевна Никонорова тәкъдим итте, әти-әниләребез аның идеясен хупладылар. Уфадагы бер туристик агентлык экскурсияне оештыруга алынды, ә Артем Мөхәммәдиевның әнисе Альбина Альберт кызы сәяхәтебезне вак-төякләргә кадәр планлаштырды.

Төшкә таба без Казанда идек инде, Туполев кунакханәсендә тукталдык, шунда ук тамак ялгап алдык. Төштән соң Ривьера аквапаркына бардык. Дүрт сәгать эчендә әлеге җиде катлы су паркындагы күпсанлы аттракционнарда – 50дән артык су таучыгында, шул исәптән экстремаль, дулкынлы бассейнда, джакузида һәм башка күңел ачу урыннарында булдык.

Кунакханәгә кайтып кичке ашны ашап алганнан соң сыйныфташлар белән аралашу һәм ял итү өчен дә вакыт калды.

Икенче көн дә тәээсоратларга бай булды – гид-экскурсовод шәһәр белән таныштырды, шәһәрнең истәлекле урыннарының берсе булган Казан Кремленә бардык.

Ул дошман һөҗүменнән саклану өчен ныгытма буларак берничә гасыр дәвамында төзелгән. Аның территориясендә бик зур Кол Шәриф мәчете һәм Благовещен соборы урнашкан.

Биредә 16-нчы гасырдан башлап бүгенге көнгә кадәр мөселман һәм православие халкының тарихы, дине һәм мәдәнияте чагыла. Крепость диварларында сакланып калган сигез башняны, төньяк-көнчыгышка таба ике метрга кадәр авышкан Сөембикә манарасын, күп санлы музейлар, һәйкәлләр, күзәтү мәйданчыкларын күрдек, бу тарихи һәм мәдәни төбәктәге истәлекле урыннарның тулы исемлеге түгел әле.

Шул ук көнне төштән соң өйгә кайтырга чыктык. Сәяхәт ошады дип кенә әйтү аз булыр – ул күңелебездә онытылмаслык тәэссоратлар калдырды!

Сыйныф җитәкчебез Светлана Николаевнага, Артем Мөхәммәдиев белән Амалия Сафиуллинаның әниләре – сәфәргә безнең белән бергә барган, хәтеребездә озак сакланачак шундый искиткеч чара оештырган Альбина Альберт кызына һәм Алина Альфред кызына зур рәхмәт белдерәбез!

Әти-әниләребез безнең гаджетлардан аерылып, ике көн сыйныфташларыбыз белән бер кампаниядә булуыбызга, яңа, кызыклы һәм файдалы нәрсәләр белеп кайтуыбызга канәгать калдылар.

Казан шәһәренә сәяхәт
Казан шәһәренә сәяхәт
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: