Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 Май , 10:35

Соңгы кыңгырау – дулкынландыргыч һәм бераз моңсу бәйрәм

24 майда район мәктәпләрендә 11 сыйныф тәмамлаган 116 укучы өчен соңгы тапкыр кыңгырау яңгырады.  Җиңү паркында күркәм гореф-гадәткә әйләнгән «Чыгарылыш сыйныф укучылары балы» узды. Чарага килгән район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

Соңгы кыңгырау – дулкынландыргыч һәм бераз моңсу бәйрәм
Соңгы кыңгырау – дулкынландыргыч һәм бераз моңсу бәйрәм

24 майда район мәктәпләрендә 11 сыйныф тәмамлаган 116 укучы өчен соңгы тапкыр кыңгырау яңгырады.

Җиңү паркында күркәм гореф-гадәткә әйләнгән «Чыгарылыш сыйныф укучылары балы» узды.

Чарага килгән район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Ришат Әнис улы белем бирүләре, хәстәрлекләре, ышаныч күрсәтүләре, балаларга терәк булулары һәм аларны яратулары өчен укытучыларга һәм ата-аналарга рәхмәт белдерде.

Мин сезгә чын күңелдән тормыш юлыгызның уң булуын телим. Гыйлем алуга омтылышыгыз беркайчан да сүрелмәсен, яңадан-яңа уңышларга ирешегез. Сезнең белән горурланабыз һәм сезгә ышанабыз, – диде ул.

Мәгариф идарәлеге начальнигы Зилә Ямалетдинова барлык чыгарылыш укучыларына үз алларына зур максатлар куюдан курыкмауларын һәм аларны тормышка ашыру өчен ышанычлы рәвештә алга баруларын теләде.

Белем алган һәм онытылмаслык вакыйгаларга бай булган күңелле мәктәп еллары артты калды. Алда сезне яңалыкларга бай олы тормыш юлы көтә. Сезгә бар игътибарыгызны туплап, дәүләт имтиханнарында яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә, киләчәктә дөрес һөнәр сайларга кирәк, – диде Зилә Равил кызы.

Яна Батыршина быел бишенче мәктәпнең 11-нче сыйныфын тәмамлый. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә алар сыйныфлары белән вальс биюе башкардылар, чарага аның әнисе, абыйсы һәм сеңлесе дә килгән. Ул имтиханнарны уңышлы тапшыруына ышана һәм Уфа фән һәм технология университетына укырга керергә җыена. Лилия һәм Марс Таҗетдиновлар да кече кызлары Камилланың чыгарылыш балына килгәннәр. Ул киләчәген IT-өлкә белән бәйләргә тели.

Чыгарылыш укучыларының бәхете үз кулында. Аларның нинди һөнәр сайлаячагы һәм берничә елдан кем булуы бары тик үзләренә һәм, әлбәттә, якыннарына бәйле.

Без аларга дөрес юлдан тайпылмауларын һәм хыялларының тормышка ашуын телибез.

Соңгы кыңгырау – дулкынландыргыч һәм бераз моңсу бәйрәм
Соңгы кыңгырау – дулкынландыргыч һәм бераз моңсу бәйрәм
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: