Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 Май , 15:07

«Святой» чакырулы сугышчы

Тумышы белән Башкортстаннан булган «Святой» чакырулы яугир махсус хәрби операциядә катнашуы турында сөйләде. Мәкаләм герое булган хәрби хезмәткәр аз сүзле. Үзем турында язуларын теләмим, диде ул очрашкач. Кыска вакытлы ялга кайткан арада «Святой» район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров белән очрашты.

«Святой» чакырулы сугышчы
«Святой» чакырулы сугышчы

Тумышы белән Башкортстаннан булган «Святой» чакырулы яугир махсус хәрби операциядә катнашуы турында сөйләде.

Мәкаләм герое булган хәрби хезмәткәр аз сүзле. Үзем турында язуларын теләмим, диде ул очрашкач.

Аңа 31 яшь, кыска вакытлы ялга кайткан арада бар күңелен биреп йортын ремонтлый башлаган.

Мин бит герой түгел. Барлык хәрбиләр кебек, күз яшьләре булмасын һәм йөрәк әрнемәсен өчен, бөтен дөньяда тынычлык хакимлек итсен дип хезмәт итәм, дип билгеләп үтте ул.

Кушаматы «Святой», чөнки ул тавышын үзгәртеп рухани кебек сөйләшә ала. Ул тәҗрибәле хәрби, сигез ел төрле подразделениеләрдә хезмәт иткән. Мобилизация башланган көннән повестка килүен көткән.

Чакырылмавыма гаҗәпләндем. Мин ул вакытта ук рухи һәм физик яктан әзер идем. Аннары хәрби комиссариатка барып, үз теләгем белән контракт төзедем, дип сөйли сугышчы.

Ул – Башкортстанда оештырылган батальоннарның берсендә бүлек командиры. Анда Чишмә егетләре белән танышкан, хәзер инде алар бер гаилә кебек.

Алгы сызыкта без бербөтен, барыбыз да бердәм машина кебек эшли. Еш кына бер секунд эчендә дөрес карар кабул итәргә кирәк, бу синең һәм башкаларның гомерен саклап калачак. Шуңа күрә яңа килгән хәрбиләрнең алгы сызыкта кирәкле булачак һәр нәрсәне мөмкин кадәр тизрәк өйрәнүе һәм сугышчан рухта булуы мөһим. Психологик әзерлек бик зур әһәмияткә ия, дип сөйли хәрби хезмәткәр.

Кыска вакытлы ялга кайткан арада «Святой» район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров белән очрашты. Ул хәрбиләргә батырлыклары һәм тугры хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ришат Әнис улы аңардан фронттагы чынбарлык турында сорашты. «Святой» хәрби бурычларның үтәлүе, тиешле түләүләрне вакытында алулары турында хәбәр итте.

Ришат Мансуров очрашу вакытында безнең сугышчылар өчен чираттагы гуманитар йөк әзерләнүен билгеләп үтте. Анда катнашырга теләүчеләр Чишмә поселогы, Киров урамы, 50 адресы буенча 5-нче бүлмәдә урнашкан волонтерлар штабына мөрәҗәгать итә алалар.

Исегезгә төшерәбез, Рәсәй Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләгән Башкортстан халкы илебез хәрби ведомствосының бердәм белешмә номерына – 117, 122 яки 8 (347) 218-19-19 саннары буенча «Ситуация үзәге»нә шалтыратып, шулай ук «Минем документларым» Күп функцияле үзәк офисларында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала. Сайлап алу пункты номеры 8 (347) 248-29-31.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашуга контракт төзүчеләргә бер тапкыр 205 мең сум түләү турындагы указга кул куйды. Тиешле документ Башкортстан Республикасы буенча хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган. Шул рәвешле, контракт төзегән сугышчылар 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Шуларның 205 мең сумы Башкортстан һәм 195 мең сумы Рәсәй Оборона министрлыгы тарафыннан бирелә.

«Святой» чакырулы сугышчы
«Святой» чакырулы сугышчы
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: