Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 Май , 10:00

Балаларга – каникуллар, ата-аналарга – мәшәкать

Уку елы тәмамланырга бик аз вакыт калып бара, җәйге лагерьларда беренче июньнән үк тәүге сменалар башланачак. Балалар моңа сөенә, түземсезлек белән ял көннәре җитүен көтә, ә менә ата-аналар өчен бу олы бер мәшәкать.

Балаларга – каникуллар, ата-аналарга – мәшәкать
Балаларга – каникуллар, ата-аналарга – мәшәкать

Уку елы тәмамланырга бик аз вакыт калып бара, җәйге лагерьларда беренче июньнән үк тәүге сменалар башланачак.

Балалар моңа сөенә, түземсезлек белән ял көннәре җитүен көтә, ә менә ата-аналар өчен бу олы бер мәшәкать. Ял итәргә җибәрү, юллама алу мәсьәләсе хәл ителгән булса да, бала белән берничә көн эчендә медицина тикшерүе узарга, барлык документларны әзерләргә һәм кирәк-яраклар сатып алырга кирәк. Әйдәгез, барысы турында да тәртип белән язып үтик.

Мәгариф бүлеге мәгълүматлары буенча, Чишмә районында быел Алкин-2, Әмин, Бишкәҗә, Сафар, Дурас, Бәкәй, Караякуп, Иске Муса, Шөнгәккүл һәм Чишмә поселогы мәктәпләрендә, шулай ук Пионерлар һәм мәктәп укучылары йортында һәм Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә 16 көндезге лагерь эшләячәк. Гомумән алганда, 785 бала

21 көн буена иртән мәктәп лагерена киләчәк, ә кич яңалыклар һәм тәэссоратлар белән өйгә кайтачак. Балаларны мәктәптә ашатачаклар, ел буе белем биргән укытучылары алар өчен төрле күңел ачу чаралары, уеннар оештырачак. Моның өчен түләргә кирәкми, тик килергә теләүчеләр өчен урыннар гына чикле. Бу лагерьларның уңай ягы шунда – укучыларга монда өйрәнеп китү күпкә җиңелрәк, һәм балаларын һәр кич өйдә күргән ата-аналарның да күңеле тынычрак булачак.

Шулай ук 3 июньнән район мәктәпләрендә атна саен 12 хезмәт һәм ял лагере эшләячәк, анда 390 бала йөреячәк.

Районның мәгариф бүлеге мәгълүматларына караганда, ятимнәр, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм авыр тормыш хәлендә булган балаларның ялын оештыруга һәм сәламәтлеген ныгытуга быел бер миллион 149 мең 500 сум акча бүленгән һәм Благовар районының «Кояшкай» лагерена 45 юллама сатып алынган.

Әгәр дә сез санап үтелгән вариантларның берсенә дә эләкмәсәгез, «Ял итү һәм сәламәтләндерү өлкәсендәге хезмәтләргә мохтаҗлар һәм әлеге хезмәтләрдән файдаланучыларның Башкортстан Республикасы буенча балаларны һәм үсмерләрне исәпкә алуның бердәм системасы» (http:/rest.edu-rb.ru) бар. Анда үзегезгә ошаган лагерьга гариза бирергә, шул ук вакытта ял итү урыннары турында мәгълүмат алырга да мөмкин. Бу система буенча, гариза хупланган очракта, сез юллама бәясенең бер өлешен түләү өчен субсидия алаласыз.

Чишмә районы буенча быел ата-аналардан республика лагерьларына сертификатлар алу өчен 100дән артык гариза кабул ителгән. 2024 елда субсидия бәясе 17 мең 493 сум тәшкил итә.

Ә махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләрнең балалары республиканың балалар лагерьларына бушлай юлламалар алачак.

Балаларга – каникуллар, ата-аналарга – мәшәкать
Балаларга – каникуллар, ата-аналарга – мәшәкать
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: