Чишмэ
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 Май , 11:49

Үз илемнең ватанпәрвәре булырга вәгъдә итәм

Җиңү көне алдыннан Чишмә поселогының Тарих-туган якны өйрәнү музеенда Рәсәйнең яшь гражданнарына – 12 егет һәм кызга төп документ – паспортлар тапшырылды.

Үз илемнең ватанпәрвәре булырга вәгъдә итәм
Үз илемнең ватанпәрвәре булырга вәгъдә итәм

Җиңү көне алдыннан Чишмә поселогының Тарих-туган якны өйрәнү музеенда Рәсәйнең яшь гражданнарына – 12 егет һәм кызга төп документ – паспортлар тапшырылды. Тантаналы чараны

«Без – Рәсәй гражданнары!» проекты кысаларында «Беренчеләр хәрәкәте»нең урындагы бүлеге белгечләре Ләйсән Билалова белән Элиза Габидуллина алып барды.

Айдар Мәхмәтов дүртенче мәктәпнең җиденче сыйныфында укый. Паспорт алу тантанасына аның әти-әнисе дә килгән. Алар әлеге вакыйганың төпчек уллары өчен генә түгел, ә үзләре өчен дә дулкынландыргыч булуын билгеләп үттеләр.

Айдар кулына беренче тапкыр төп документ алды. Аңа һәм барлык яшьләргә алларына һәрвакыт югары максатлар куюларын, шуңа ирешүләрен, күркәм һәм якты тәэссоратларга бай тормыш юлы үтүләрен телим, – диде аның әтисе Булат Мәхмәтов.

Дилбәр Хәмитова тексты һәм фотосы

Үз илемнең ватанпәрвәре булырга вәгъдә итәм
Үз илемнең ватанпәрвәре булырга вәгъдә итәм
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: