Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 Май , 11:55

Район советы ветераннары тантаналы чарада катнашты

9 майда безнең районнан унөч ветеран Уфада, «Башкортостан» Дәүләт концертлар залында Җиңү көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашты. Республика Башлыгы Радий Хәбиров ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен, республика халкын бәйрәм белән котлады.

Район советы ветераннары тантаналы чарада катнашты
Район советы ветераннары тантаналы чарада катнашты

9 майда безнең районнан унөч ветеран Уфада, «Башкортостан» Дәүләт концертлар залында Җиңү көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашты.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен, республика халкын бәйрәм белән котлады. Ул хәзер янә көчле рухлы геройлар заманы җитте, кадерле ветераннарыбызның ныклыгы һәм ватанпәрвәрлеге алар өчен лаеклы үрнәк булып тора, дип билгеләп үтте. Әйткәндәй, ул Рәсәй Президенты Указына ярашлы, Алкин-2 авылында урнашкан Кызыл Байраклы Кенигсберг-Городок 12-нче аерым гвардия инженерлык бригадасының күптән түгел Жуков ордены белән бүләкләнүе турында хәбәр итте. Махсус хәрби операция башланганнан бирле 500дән артык кеше Батырлык, Шәйморатов, Салават Юлаев орденнары, Суворов һәм Жуков медальләре белән бүләкләнгән.

Радий Хәбиров, кызганычка каршы, фашизмны җиңүгә өлеш кертүчеләр санының елдан-ел кими баруы турында искә алды. Әлеге вакытта безнең республикада 160 фронтовик һәм 7,5 мең тыл хезмәткәре бар. Ветераннар турында кайгырту – изге бурычыбыз.

Авыр сугыш елларын кичергән кешеләргә дә аерым игътибар бирелә. Әлеге вакытта республикада балачаклары сугыш елларына туры килгән 132 мең кеше яши, һәм безгә алар турында хәстәрлек күрергә тырышырга кирәк, дип ассызыклады ул.

Тантаналы җыелышта катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тын торып искә алдылар.

Радий Хәбиров Рәсәй һәм Башкортстан дәүләт наградаларын тапшырды. Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Васильевич Васильев, республика Башлыгы хакимиятенең эчке сәясәт буенча җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Бадранов генерал Шәйморатов ордены, «Башкортостан» мотоукчылар полкының берничә сугышчысы генерал Шәйморатов медале белән бүләкләнделәр.

Җыелыш ахырында бәйрәм концерты булды.

Әлеге чарага Чишмә районы вәкилләре булып барган ветераннар тантаналы җыелышта катнашудан тыш, үзара аралаштылар, фикерләре белән уртаклаштылар, аларны яшьләребезне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү мәсьәләсе аеруча борчый, – дип хәбәр итте районның ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев.

Район советы ветераннары тантаналы чарада катнашты
Район советы ветераннары тантаналы чарада катнашты
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: