Чишмэ
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 Май , 10:56

Хәрби академиядә белем алучы кыз

Чишмә поселогында туып үскән Рената Каләмова – Санкт-Петербургның Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясе курсанты. Ул соңгы елларда төньяк башкалада хәрби-медицина һөнәрен алучы бердәнбер Башкортстан кызы.

Хәрби академиядә белем алучы кыз
Хәрби академиядә белем алучы кыз

Чишмә поселогында туып үскән Рената Каләмова – Санкт-Петербургның Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясе курсанты. Ул соңгы елларда төньяк башкалада хәрби-медицина һөнәрен алучы бердәнбер Башкортстан кызы.

Ренатаның әнисе Регина Каләмова илебез өчен авыр чорда хәрби медиклар бик кирәк, ди.

Безнең Рената 3-нче курста укыганда ук курсташлары белән табиблардан калышмыйча коронавирус белән авыручыларны дәвалады, Мәскәү янындагы Алабино хәрби полигонында, шулай ук башкаланың «Патриот» паркында эшләделәр, моның өчен Рәсәй Федерациясе Оборона министрлыгы медале белән бүләкләнделәр. Әлеге вакытта да Ростов һәм Белгород госпитальләрендә, санитар поездларда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү өчен командировкага йөрүләрен дәвам итәләр, самолет белән кайтарылган яралыларны Хәрби-медицина академиясе клиникаларында дәвалыйлар...

Рената 6-нчы сыйныфта укыганда ук бу югары уку йортында белем алырга әзерләнгән. Алты ел элек академиягә керү өчен катлаулы

һәм җитди бәйге үткән. Чөнки анда укырга керү өчен БДИ буенча югары балл гына җитми, ә һөнәри-психологик сынау үтәргә, шулай ук физик әзерлек буенча нормативлар да тапшырырга кирәк. Нәтиҗәдә, бер мең кызның 27се генә Киров исемендәге Хәрби-медицина академия курсанты булу бәхетенә ирешкән. Регина Каләмова билгеләп үтүенчә, бу вакыт эчендә аның нәфис буйлы, әмма көчле рухлы кызы бер тапкыр да зарланмаган һәм әлеге уку йортын сайлавына үкенмәгән.

Баштарак Ренатадан «Кызым, бу һөнәрне һәм әлеге уку йортын сайлавыңа үкенмисеңме?» – дип сорыйм идем. Ул һәрвакыт җитди итеп: «Әни, бу яратып сайлаган һөнәрем!», дип җавап бирә. Әлеге вакытта безнең Рената, имтиханнарны – аккредитацияне уңышлы тапшырып, анестезиология һәм реаниматология белгечлеге буенча академия ординатурасына укырга керде, – дип горурланып сөйләде хәрби табибның әнисе.

Еракта укуы сәбәпле, Ренатаның үзен күреп сөйләшеп булмады, ул август аенда гына ялга кайтачак. Әмма телефон аша сорауларга җавап бирергә ризалашты.

«Академия тормышны тамырдан үзгәртә һәм моңа әзер булырга кирәк. Чөнки хәрби югары уку йорты – ул тәртип, бердәм коллектив, хәрби хезмәттәге авырлыклар һәм мәхрүм ителүләр, ә медицина – ул үз эшеңне ярату, пациентларны ихтирам итү, үзлегеңнән укып белемеңне арттыру. Хәрби-медицина академиясенең үзенчәлеге – ул берьюлы ике: медицинага һәм хәрби белем алу өлкәсенә бәйле эшчәнлек. Академия холык формалашуына йогынты ясады дип әйтә алмыйм, ул аны ныгытты гына.

Максатым – арытаба белемемне камилләштерү һәм яхшы белгеч булу. Медицина тармагы бер урында гына тормый, ул көннән-көн камилләшергә тиеш, яңалыкларга, яңа ачышларга омтылырга кирәк, дип яза Рената.

Мин анестезиология һәм реаниматология юнәлеше буенча ординатурага укырга кердем. Беркемнең дә реанимация бүлегенә эләгүен яки хирургия өстәленә ятуын теләмим, әмма шулай килеп чыкса, мөмкин кадәр сыйфатлы ярдәм күрсәтергә, пациентны тизрәк аякка бастырырга телим, – ди ул.

Аңардан ни өчен бу катлаулы, авыр һәм хәвефле һөнәрләрнең берсен – хәрби табиб эшен сайлавы турында сорамый кала алмадым.

«Минемчә, бу искечә караш, хәзер армиядә кызлар күп. Безнең курста 50 кыз белем ала, укырга кергәндә алар арасында конкурс, малайларныкына караганда, зуррак һәм катгыйрак. Армиянең 80%ын ир-атлар тәшкил итә, әмма хәрби хезмәттәге хатын-кызлар да аз түгел. Безнең кызлар нәзберек түгел, һәркайсы үзен һәм коллективтагы һәркемне яклый ала, барлык эшләрне егетләр белән бер дәрәҗәдә һәм хәтта күбрәк тә башкарырга әзер. Башка академия курсантлары безнең егетләрнең кызлар белән бергә укуына көнләшәләр. Без алар турында хәстәрлек күрәбез, укуда ярдәм итәбез, ә алар безгә авыр бауллар ташырга ярдәм итәләр, яклыйлар һәм саклыйлар», дип җавап бирде ул.

Рената әти-әнисенә укырга ярдәм итүләре, аңа ышанулары һәм ул үзе теләгән һөнәрне алырга мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәтле.

«Якыннарым укырга керә алуым, шундый авыр юл үтүем белән горурланалар. Үз балаларыңның хыялын тормышка ашыруда ярдәм итәргә кирәк, дип саныйм. Картәтием белән картәнием, апа-абыйларым һәм энем дә мине үсендереп торалар. Аларның минем өчен борчылуын күрәм, алар минем фәнни мәкаләләр язуыма, олимпиадаларда җиңүемә, медальләр алуыма шатланалар; сеңелләремә үрнәк итеп куялар, алар да хәрби медик булырга телиләр. Якыннарымның ярдәменнән башка бернәрсә дә эшли алмас идем, алар минем иң газиз кешеләрем», ди ул.

Рената Каләмова аның шәхес буларак үсүенә өлеш керткән һәм уңышларына шатланган бишенче мәктәп коллективына рәхмәтле. Ул әле булса сыйныф җитәкчесе Зөлфия Мәүлет кызы Янбарисова белән җылы мөнәсәбәттә аралашып тора.

Киров исемендәге Санкт-Петербург Хәрби-медицина академиясе 2024 елда 226 еллыгын билгеләп үтә. Бу югары уку йортында Боткин, Пирогов, Бехтерев һәм Турнер кебек Рәсәй медицинасы үсешенә зур өлеш керткән билгеле һәм күренекле табиблар белем алган. Биредә укучылар үзләренең дә алар кебек үк бөек хәрби медицина учрежденисендә белем алулары белән горурланалар.

«Кафедралардагы укытучылар да танылган кешеләр, күбесе – фәнни мәкаләләр һәм медицина китаплары авторлары, фәнни эшмәкәрләр, Рәсәй Федерациясе һәм Оборона министрлыгының баш табиблары. Академия тормышы бай эчтәлекле һәм кызыклы», дип тәэссоратлары белән уртаклашты Рената һәм быел курсантлар арасында Чишмә кызларын да күрермен, дип өмет белдерде.

Райондашыбыз табиб булып эшләячәген төгәл белә, ә кайсы урында эшләве мөһим түгел. Ул осталыгы һәм белеме кирәк булган һәр җирдә эшләргә әзер.

Хәрби академиядә белем алучы кыз
Хәрби академиядә белем алучы кыз
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: