Чишмэ
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 Май , 10:25

Сугыш чоры стилендәге фотосурәтләр

Районда «Яз балалары» дип аталган үзенчәлекле фотопроект гамәлгә ашырылды. Әлеге чараны беренче булып республика Башлыгы Радий Хәбиров бәяләде. Төбәк җитәкчесе районга эш сәфәре белән килгәч фотокүргәзмә белән танышты.

Сугыш чоры стилендәге фотосурәтләр
Сугыш чоры стилендәге фотосурәтләр

Районда «Яз балалары» дип аталган үзенчәлекле фотопроект гамәлгә ашырылды.

Әлеге чараны беренче булып республика Башлыгы Радий Хәбиров бәяләде. Төбәк җитәкчесе районга эш сәфәре белән килгәч фотокүргәзмә белән танышты.

Мөһим фотопроект. Бөтен республика сезнең идеягә кушылыр дип ышанам, – дип билгеләде ул.

«Яз балалары» проектын оештыручылар аңа истәлеккә фотокитап бүләк иттеләр.

Әлеге проектның авторлары – һәлак булган яугир Вәсим Камаловның тормыш иптәше, дүрт бала анасы Гүзәл Камалова һәм «Родник плюс»-«Чишмә» район гәзитенең баш мөхәррире Дилбәр Хәмитова.

Гүзәл Гамил кызы шундый планда фотога төшерү идеясе турында күптән уйлануын билгеләп үтте.

«Герой хатыны. Герой әнисе» проектыннан соң һәлак булган яугирләрнең балалары белән берәр чара оештырырга дигән теләк барлыкка килде. Дилбәр Равил кызы белән бер фикергә килгәч, планнарыбыз турында район хакимияте башлыгы Ришат Әнис улына сөйләдек. Һәм бергәләшеп бүген горурланырлык эш башкардык. Фотопроектта катнашучы балаларның шатланып риза булуы куанычлы. Яз – яңарыш чоры. Ә балаларыбыз – бөек илебезнең киләчәге, чөнки Рәсәйнең киләчәктә нинди булуы аларга бәйле. Әлеге фотопроектны яз аенда планлаштыруыбыз символик әһәмияткә ия. Чөнки яз – ул бар табигать чәчәккә күмелгән чор гына түгел, ә киләчәккә өмет итү һәм яңарыш чоры да.

«Яз балалары» фотопроекты һәлак булган якташ яугирләребезнең балалары катнашлыгында тормышка ашырылды. Иң кечкенә катнашучы Силена Мостаевага нибары бер ай, ә иң зурысы Ирина Швалевага 16 яшь.

Фотосессия Бөек Ватан сугышы чоры стилендә оештырылды. Малайлар, ил сакчылары кебек, хәрби кием, ә кызлар ситсы күлмәк киеп фотосурәткә төштеләр.

Проект Җиңү паркы янындагы территориядә гамәлгә ашырылды, Тарих-туган якны өйрәнү музее экспонатлары һәм Район мәдәният сараеннан алынган киемнәр кулланылды.

Фотограф Ирина Шевченко сабыйлар белән уртак тел таба алды. Берничә сәгать саф һавада җылы һәм уңайлы мохиттә эшләү оештыручылар ниятләгәнне тормышка ашырырга ярдәм итте – тирән эчтәлекле матур фотолар килеп чыкты.

Проект үзенчәлекле һәм истә калырлык булды! Һәр фотосурәт – тарих! Алар һәркемнең күңеленә хуш килер, дип ышанам, – дип тәэссо-ратлары белән уртаклашты Ирина Шевченко фотопроект тәмамланганнан соң.

Фотога төшкән балаларның әниләре күркәм проект өчен рәхмәт белдерделәр.

«Шундый авыр мәлләрдә безгә терәк-таяныч булуыгыз, җылы хисләр белдереп хәлебезне җиңеләйтергә тырышуыгыз өчен рәхмәт! Сезнең проект йөрәкләребездә нур булып балкыды. Балалар үзләрен нәфис фильмда төшкән кебек хис итәләр, алар әтиләре белән горурланалар. Проектның дәвамын көтәбез», дип яздылар алар оештыручыларга.

Бик көчле һәм әһәмиятле проект тормышка ашырылды. Балалар үзләрен якланган һәм бәхетле хис итсеннәр өчен, безгә бәйле булганның барысын да эшләячәкбез, – диде Ришат Мансуров.

Әлеге вакытта «Яз балалары» проектын оештыручылар әлеге темага багышланган икенче чарага әзерләнә.

Сугыш чоры стилендәге фотосурәтләр
Сугыш чоры стилендәге фотосурәтләр
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: