Чишмэ
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 Май , 13:32

Фатир ачкычлары тапшырылды

Чишмә районында ятим үскән тугыз кешегә яңа йорттан фатир ачкычлары бирелде. Искәртеп узабыз, фатирлар узган елда төзелгән контракт буенча алынды. Чишмә поселогының Яр буе бистәсендәге яңа йорт быел гына куллануга тапшырылды, шуңа күрә ачкычлар да әле бирелде. Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров ятим үскән һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калганнарга тантаналы шартларда фатир ачкычлары тапшырды.

Чишмә районында ятим үскән тугыз кешегә яңа йорттан фатир ачкычлары бирелде. Искәртеп узабыз, фатирлар узган елда төзелгән контракт буенча алынды. Чишмә поселогының Яр буе бистәсендәге яңа йорт быел гына куллануга тапшырылды, шуңа күрә ачкычлар да әле бирелде.
Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров ятим үскән һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калганнарга тантаналы шартларда фатир ачкычлары тапшырды. Ул яңа күченүчеләрне тәбрикләде һәм льготага хокуклары булган категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итү илебезнең өстенлекле бурычы булуын билгеләп үтте.

Чишмә поселогының Үзәк урамындагы өченче социаль йортта төзелеш тәмамланды. Биредә балалар һәм спорт мәйданчыклары да бар. Фатирларның мәйданы 30,5 квадрат метр тәшкил итә. Сантехника һәм электр плитәләр урнаштырылган. Шунысы игътибарга лаек, яңа йортта автоматлаштырылган җылыту системасы һәм заманча вентиляция системасы бар. Әледән үк килеп урнашырга һәм яшәргә мөмкин. Иң мөһиме, билгеле бер кагыйдәләрне бозмаска кирәк: фатирлар социаль наем килешүе буенча тапшырылган, бушлай торак алучылар, бурычлары җыелмаса, биш елдан соң гына үз квадратларының хуҗалары булачак.
Беренчеләрдән булып ике баласы булган яшь гаилә урнашты. Аделина Моратовага 24 яшь, гаиләсе белән әлегә арендага алынган фатирда яшиләр.
– 18 яшемнән фатирга мохтаҗ кеше буларак чиратта торам. Кияүгә чыктым, тормыш иптәшем Тимур белән Бөре шәһәренә күчендек, Тамерлан һәм Марк исемле дүрт һәм бер яшьлек улларыбыз бар, ирем вахта ысулы белән эшли. Шалтыратып, күптән көткән хәбәрне җиткергәч, бик шатландык. Тиздән күченәбез. Бу бистә бик ошый. Якында гына елга ага, урманлык бар, тирә-якта – иркенлек. Беренче каттагы фатир эләкте, безгә, кечкенә балалары булган гаиләгә бик уңайлы. Күршедә генә «Аленушка» балалар бакчасы, җәяүләп барып була торган кибетләр барлыгын күрдек. Биш ел узгач, хосусыйлаштырудан соң, зуррак мәйданлы торак сатып алырга ниятлибез. Бәхет өчен тагын нәрсә кирәк, - дип елмая яшь әни.
Яңа фатирга Аделинаның икенче әнисе Клара Мазур да шат.
– Бик дулкынландыргыч мизгел. Чишмә районы хакимиятенә балаларыбызга торак биргәне өчен рәхмәт белдерәбез. Розалия Әнәс кызы һәм Алсу Илгиз кызы һәрвакыт элемтәдә булдылар, барысын да тәфсилләп аңлаттылар. Мохтаҗ булган һәркемгә үз почмагын тизрәк табарга телибез, – ди ул.
23 яшьлек Карина Хәмитовага бер бүлмәле фатир ачкычы тапшырылды. Ул биш яшеннән картәнисе янында үсүе һәм күптән көтелгән хыялының тормышка ашуына шат булуы турында сөйләде. Яраткан кешемә кияүгә чыгып, балалар үстерербез һәм эшкә йөрербез, ди Карина.
Ришат Мансуров әйтүенчә, тиздән тагын 9 кешегә яңа йорттан фатир биреләчәк.
Республика Төзелеш һәм архитектура министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел Башкортстанда ятим үскән 750 кеше торак белән тәэмин ителәчәк. Моның өчен федераль һәм төбәк бюджетларыннан 2,6 млрд сум акча бүленә. 2030 елга балигъ булу сәбәпле тиешле хокукка ия булган 5 меңләп кешене торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Ятим үскәннәргә торак аренда килешүе буенча бирелә. 2024 ел башыннан республика муниципалитетлары 560 млн сумлык 225 фатир сатып алган.
Моннан тыш, 2023 елдан башлап республика бюджеты акчасы исәбенә 3,2 млн сумлык торак сертификатлары бирелә. Алар ятим үскәннәргә Башкортстан территориясендә яшәү яки эшләү урыны буенча торак сатып алырга мөмкинлек бирә.
– 2023 елда торак сертификатыннан ятим үскән 80, 2024 елда 31 кеше файдаланган. Ә быелдан башлап торакны Рәсәйнең башка төбәкләрендә дә алырга мөмкин, – дип билгеләп үтте Артем Ковшов.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, ятим үскәннәрне киләсе өч елда торак белән тәэмин итү программасын финанслау күләме артачак.
– Бу планлы рәвештә хәл ителергә тиешле өстенлекле бурыч, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: