Чишмэ
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 Май , 14:19

«Көзгеле» датада өйләнешү – замана модасы

2024 елның 24 апрелендә Чишмә районының ЗАГС бүлегендә 10 пар язылышкан. «Көзгеле» датада өйләнешү соңгы вакытта модага кереп китте, хәтта Уфа ЗАГСларында ике ай алдан гариза бирүчеләр булган. Шуңа күрә бу көнне безнең районга Уфадан килеп язылышучылар да булган. Рәсемдә: Салих авылыннан Инсана белән Ратмир Даяновлар матур датада язылыштылар

«Көзгеле» датада өйләнешү – замана модасы
«Көзгеле» датада өйләнешү – замана модасы

2024 елның 24 апрелендә Чишмә районының ЗАГС бүлегендә 10 пар язылышкан.

«Көзгеле» датада өйләнешү соңгы вакытта модага кереп китте, хәтта Уфа ЗАГСларында ике ай алдан гариза бирүчеләр булган.

Шуңа күрә бу көнне безнең районга Уфадан килеп язылышучылар да булган. Алар арасында Эльвина һәм Владислав Елизарьевлар да бар. Алар Чишмәгә тәү тапкыр килгәннәр, һәм безнең ЗАГС бүлеген сайлауларына бер дә үкенмәгәннәр. Яшьләр һәм алар белән бергә тантанага килгән әниләре Җиңү паркын, арт-объектларны, биредәге чисталыкны, иң мөһиме, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренең игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәтен күреп соклануларын яшермәделәр.

Заманча модага ияреп «көзгеле» датада язылышу көненә күбрәк кәләшләр игътибар итә. Саннары бер-берсенә охшаш көн турында бернинди юрамалар да юк, ул бары тик матур дата, документта язылган матур саннар һәм истәлекле вакыйга гына. Быел 24 апрельнең чәршәмбе көнгә туры килүенә һәм язылышуның тантаналы залда түгел, ә ЗАГС бүлмәсендә үтүенә карамастан, никахларын теркәүчеләр булган.

Бу көнне ак күлмәк киюгә дә артык игътибар бирелмәгән. Кәләшләрнең кайберләре джинс чалбардан булсалар да, бик килешле күренделәр. Иң мөһиме, гашыйкларның йөзләре бәхеттән һәм шатлыктан балкыды.

Бер пар 2023 елның 23 мартында ук никахка керергә планлаштырган булган, ә барып чыкмагач, ниятләреннән кире кайтмыйча, 2024 елның 24 апрелен сайлаганнар.

Сувориннар матур дата сайлау турында гына хәстәрлек күргәннәрдер, мөгаен. Калганы шау-гөр килеп торган бәйрәм дә, купшы киемнәр дә, күп санлы туганнар да алар өчен мөһим булмаган.

Туй көнен билгеләгәндә менә шулай замана модасына иярү күзәтелә.

«Көзгеле» датада өйләнешү – замана модасы
«Көзгеле» датада өйләнешү – замана модасы
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: