Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 апрель , 10:00

Яңа баскыч

Чишмә поселогының Тарих-крайны өйрәнү музеенда Рәсәй Федерациясе гражданины паспортларын тапшыру тантанасы үтте. 12 үсмер РФ гражданины документын – паспорт алды.

Яңа баскыч
Яңа баскыч

Чишмә поселогының Тарих-крайны өйрәнү музеенда Рәсәй Федерациясе гражданины паспортларын тапшыру тантанасы үтте.

12 үсмер РФ гражданины документын – паспорт алды.

Районда «Без – Рәсәй гражданнары!» Бөтенрәсәй программасын гамәлгә ашыру буенча эш янәдән башланды. «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлекчәсе программаны оештыручы булып тора.

Үсмерләргә шулай ук паспорт тышлыгы һәм «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучы значогы тапшырылды. Балалар тантаналы ант бирделәр, ә хөрмәтле кунаклар аларны истәлекле вакыйга белән котладылар.

Бу мөһим вакыйга үсмергә ил белән бәйләнешен, аның мәдәни һәм тарихи мирасын аңларга, үзләрен уртак кыйммәтләр һәм максатлар белән берләшкән бөек халыкның бер өлеше итеп тоярга ярдәм итә, – дип билгеләп үттеләр кунаклар.

Чарада «Вперед, Россия!» җыры белән «Беренчеләр хәрәкәте» активисты Алексей Панин чыгыш ясады.

«Беренчеләр хәрәкәте»нең урындагы бүлекчәсе белгечләре Ләйсән Илалова белән Элиза Габидуллина Чишмә районының төбәк төркеменә керүен билгеләп үттеләр. Паспортлар тапшыру республика районнары арасында иң тантаналы чараларның берсе исемлегенә керде.

Регина Арсланова

Яңа баскыч
Яңа баскыч
Автор:Гузель Ганиева
Читайте нас: