Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 апрель , 13:28

Тыныч йокла, батыр ир-егет

Чишмә районы махсус хәрби операциядә катнашкан тагын бер батыр егетен, Дмитрий Ильяс улы Хәлимовны, соңгы юлга озатты. Матәм чарасы 11 апрельдә Дурас авылында узды. Дмитрий Хәлимов 1994 елның 21 июнендә туган, Дурас мәктәбендә белем алган.

Тыныч йокла, батыр ир-егет
Тыныч йокла, батыр ир-егет

Чишмә районы махсус хәрби операциядә катнашкан тагын бер батыр егетен, Дмитрий Ильяс улы Хәлимовны, соңгы юлга озатты.

Матәм чарасы 11 апрельдә Дурас авылында узды. Дмитрий Хәлимов 1994 елның 21 июнендә туган, Дурас мәктәбендә белем алган. Сугыш-чының тол хатыны һәм кечкенә кызы ятим калды.

Бүген күңел әрнүе белән якташыбызны соңгы юлга озатабыз. Ул илебез тынычлыгын һәм иминлеген саклап һәлак булды. Дмитрий Ильяс улы кебек патриотлар барда җиңелмәсбез, – диде Чишмә районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Эрнес Кәримов.

Дмитрий Хәлимов йөрәк чакыруы буенча Ватаныбыз, гаиләсе мәнфәгатьләрен саклау өчен яугирләр сафына басты. Батыр егетебез турындагы якты хатирә мәңге онытылмас. Туганнарының кайгы-хәсрәтен чын күңелдән уртаклашам, зур югалтуны кичерү өчен түземлек, сабырлык телим. Әти-әнисенә Ватанга тугры ул тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт белдерәм, – дип язган социаль челтәрләрдә район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, кайгы уртаклашуын белдереп.

Тыныч йокла, батыр ир-егет
Тыныч йокла, батыр ир-егет
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: