Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 апрель , 15:21

Без – гагаринчылар

«Радуга» балалар бакчасында Космонавтика көненә багышланган «Без – гагаринчылар» дигән тематик атна барышында безнең «Ромашкалар» төркемендә «Булачак космонавтлар» тамашасы үтте.

Без – гагаринчылар
Без – гагаринчылар

Безнең «Радуга» балалар бакчасында Космонавтика көненә багышланган «Без – гагаринчылар» дигән тематик атна үтте.

Барлык төркемнәргә йөрүче балалар педагоглар белән бергә атна дәвамында кешенең галәмгә тәү тапкыр очуы, Юрий Гагарин һәм Валентина Терешкова, космик станцияләр һәм ракета-космос системалары конструкторлары турында мәгълүмат белән таныштылар. Рәсемнәрдән һәм кул эшләреннән тематик күргәзмәләр оештырылды. Балалар бик кызыксынып һәм хозурланып катыргыдан ракеталар, кометалар һәм скафандрлар ясадылар. Эшләр үзенчәлекле һәм матур килеп чыкты. Педагоглар зур эш башкардылар, ә балалар күп кенә кызыклы нәрсәләр турында белделәр.

Безнең «Ромашкалар» төркемендә «Булачак космонавтлар» тамашасы үтте. Сабыйлар тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчесе белән берлектә балалар бакчасындагы барлык тәрбияләнүчеләрне бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Кояш системасының төрле планеталары белән таныштырдылар, галәмгә очу турында сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр. Балалар үзләрен чын космонавтлар кебек тоеп, «Ракета», «Айга очу», «Биюче йолдызчыклар» кебек хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр. Тәрбияченең галәмгә сәяхәт иткән этләр турында сөйләвен кызыксынып тыңладылар. Командалар капитаннары Тимур Арсланкин белән Ризван Раев әниләре ясаган «скафандрларны» киеп чыгыш ясадылар. Чара музыка буенча педагог Айгөл Янбарисова җитәкчелегендә күңелле флешмоб белән тәмамланды.

Зөлфия Гарипова, Ярми авылының «Радуга» балалар бакчасы тәрбиячесе

Без – гагаринчылар
Без – гагаринчылар
Автор:Люция Улямаева
Читайте нас: