Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 апрель , 14:50

Бизәкләү эшләренә керештеләр

Районда республика күләмендәге зур объектны – «Турахан» визит-үзәген төзү дәвам итә. Әлеге вакытта анда бизәкләү эшләре бара. Бинаны җылыту, җилләтү, кондиционерлар, су белән тәэмин итү системаларын урнаштыру, шулай ук электр үткәрү эшләре 90 процентка тәмамланган.

Бизәкләү эшләренә керештеләр
Бизәкләү эшләренә керештеләр

Районда республика күләмендәге зур объектны – «Турахан» визит-үзәген төзү дәвам итә.

Әлеге вакытта анда бизәкләү эшләре бара. Бинаны җылыту, җилләтү, кондиционерлар, су белән тәэмин итү системаларын урнаштыру, шулай ук электр үткәрү эшләре 90 процентка тәмамланган. Визит-үзәк территориясендә төзелеш эшләре, һава торышы нинди булуга карамастан, иртәдән кичкә кадәр тукталмый. Һәркем үз эше белән мәшгуль.

Ринат Әкрамов, мәсәлән, объектка яңа елга кадәр үк килгән. Аны җылыту системасы буенча белгеч буларак эшкә чакырганнар.

Бу өлкәдә 1988 елдан бирле эшлим. Еллар үтү белән универсаль хезмәткәргә әйләндем. Районда гына түгел, республика буенча иң зур проектларның берсендә эшләү минем өчен мәртәбә. Туристлар бирегә килеп хозурлансын һәм кешеләргә уңайлы булсын өчен бар көчебезне куеп, күңел биреп эшлибез, дип үзе белән таныштырды ул.

Объектның эчке ягында өч штукатур-буяучы эшли. Рита Николаева, Эльза Колмурзина һәм Фидания Зәйнетдинова һөнәрләре буенча егерме биш елдан артык хезмәт куялар. Аларның визит-үзәккә эшкә килүенә бер атнадан артык вакыт үткән.

Барыбыз да тәҗрибәле эшчеләр, әмма бераз дулкынлану бар, чөнки зур җаваплылык таләп ителә, диләр алар.

Төзелеш-монтаж эшләре мастеры Айдар Гыймранов билгеләп үтүенчә, башка эшләр белән беррәттән витражлар да куела. Бинаның фасадына ныклы материалдан ике камералы пыяла пакетлар урнаштырылачак. Киләчәктә алар визит-үзәкнең гомуми мәйданының 95 процентын алып торачак. График буенча бу эшләр апрель ахырына тәмамланырга тиеш. Берничә атнадан соң бинаны төзекләндерү башланачак, ул төрле эшләрне юлларга вак таш, асфальт салуны, бетон һәм брусчатка җәюне үз эченә ала.

Көннәр җылытуга эшчеләр визит-үзәкне кәшәнә белән тоташтырачак юл салуга керешәчәкләр.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, булачак визит-үзәкнең гомуми мәйданы 1,5 мең квадрат метр, ә бинаның биеклеге 5 метр чамасы тәшкил итәчәк.

Билгеле булуынча, Турахан кәшәнәсе XIV-XV гасырларда Чишмә районы территориясендә төзелгән. Ул район үзәгеннән көньяк-көнбатышка таба 12 чакрым ераклыкта, Түбән Тирмә авылына илтүче юл буенда урнашкан.

Бизәкләү эшләренә керештеләр
Бизәкләү эшләренә керештеләр
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: