+7 °С
Болытлы
Чишмә районы буенча ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, 2024 елның мартында 24 сабый туган, 53 кеше вафат булган, 11 пар никахлашкан, 15е аерылышкан, 6 кеше ата булуын раслаган, бер бала уллыкка алынган, бер кеше исемен үзгәрткән.
Узган айда 2024-нче елдагы беренче игезәк сабыйлар туган. Малайларга Рамин һәм Эмиль дип исем кушканнар.
Бу айда иң күп кушылган исемнәр Рамир, Әмир һәм Диана. Сирәк кушылганнары – Мирана һәм Силена.