Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 апрель , 15:34

Республика Башлыгы белән ирләрчә сөйләшү

Алкин-2 авылы укучылары «Патриот» хәрби-ватанпәрвәрлек паркында республика Башлыгы Радий Хәбиров белән «Ирләрчә сөйләшү» форумында катнаштылар.

Республика Башлыгы белән ирләрчә сөйләшү
Республика Башлыгы белән ирләрчә сөйләшү

Алкин-2 авылы укучылары «Патриот» хәрби-ватанпәрвәрлек паркында республика Башлыгы Радий Хәбиров белән «Ирләрчә сөйләшү» форумында катнаштылар.

Волонтерлар һәм яшь армиячеләр Марсель Сәетов, Максим Федоров һәм Камил Рәфыйковка да төбәк җитәкчесе белән очрашу бәхете елмайды.

Марсель унынчы сыйныфта белем ала, ул – укучылар советы президенты. Максим да унынчы сыйныф укучысы, математика, физика, инглиз теле буенча Бөтенрәсәй укучылар олимпиадаларының муниципаль этабында күп тапкырлар җиңү яулаган, Гагарин Кубогына физика буенча олимпиаданың республика этабы призеры, Бөтенрәсәй агророботлар бәйгесе дипломанты. Камил сыйныфта лидер, сигезенчедә генә укыса да, мәктәптәге бер генә чара да аның катнашлыгыннан башка узмый.

Алар форум узганнан соң тәэссоратлары белән уртаклаштылар, чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр. Автоматларны сүтеп җыю, төгәллеккә ату буенча ярышларны ошатканнар. Курсантлар шулай ук янгын сүндерү корылмалары белән эшләү күнекмәләрен, су агымын кирәкле юнәлешкә борырга өйрәнгәннәр.

Миңа «Патриот» паркында үткән хәрби җыеннарга бару мөмкинлеге бирелде. Бу югары сыйныф укучыларына хәрби әзерлек үтү өчен бик уңайлы һәм матур урын. Курсантларга монда барысы да: уңайлыклары булган зур казарма, тулысынча җиһазландырылган сыйныфлар белән уку үзәге һәм кирәк булганда күләмле чаралар үткәрү залына әйләнә алган ашханә бар. Парк территориясендә хәрби техника белән күргәзмә комплексы, каршылыклар полосасы һәм башка күп нәрсәләр урнашкан. Шулай ук курсантларга материалны аңлаешлы итеп төшендереп бирә белүче тәҗрибәле укытучыларны да билгеләп үтәргә кирәк, ди Марсель.

Аның сүзләренә Максим да кушылды.

Мин бик канәгать калдым. Курсантлар арасындагы бердәмлек һәм бай программа югары сыйныф укучыларына өйләрен сагынып, моңсуланып торырга ирек бирми. Мин монда булуыма бик шат һәм һәркемгә бирегә килергә киңәш итәм, диде ул.

Курсантлар «Салават Юлаев» хоккей клубы уенчысы Григорий Панин, Рәсәйнең иң көчле кешесе, җәмәгать эшлеклесе, спортчы Эльбрус Нигъмәтуллин, Дәүләт җыелышы Корылтай депутаты, актер, спортчы Джефф Монсон белән таныша алдылар.

Егетләр сөйләвенчә, Радий Фәрит улы белән аралашу бары тик уңай тәэссоратлар гына калдырган һәм бу вакыйга озак вакыт хәтердә сакланыр.

Республика Башлыгы белән ирләрчә сөйләшү
Республика Башлыгы белән ирләрчә сөйләшү
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: