Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 апрель , 10:24

Авылдашыбыз да хәрби операциядә катнаша

Безнең авылда туып үскән «Гайнан» исемле яугир узган ел ахырында үз теләге белән махсус хәрби операциягә китте.

Авылдашыбыз да хәрби операциядә катнаша
Авылдашыбыз да хәрби операциядә катнаша

Безнең авылда туып үскән «Гайнан» исемле яугир узган ел ахырында үз теләге белән махсус хәрби операциягә китте.

Хәрбиләребез алгы сызыкта көн саен гомерләрен хәвеф астына куеп, илебез иминлеген тәэмин итә. Якташыбыз да шуларның берсе. Ул баштан ук алгы сызыкта. Ватанны һәм Рәсәй Федерациясенең дәүләт мәнфәгатьләрен саклаганда хәрби хәрәкәтләрдә күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге һәм кыюлыгы өчен аңа чираттагы бүләк Жуков медале тапшырылган. II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» һәм махсус хәрби операциядә катнашучы медальләренә лаек булган.

Бер тапкыр да ялга кайтмаган. Шулай да ул күптән түгел якыннары белән очраша алган. Бертуган абыйсы һәм абзыкасы аны күрү өчен махсус рәвештә чик буендагы шәһәргә барганнар. Абыйсы сүзләренә караганда, «Гайнан» чын ир-егет булган, җитдиләнеп киткән.

Иң мөһиме, ул исән-сау, аның белән күрешүебезгә, өйдән алып барган күчтәнәчләрне һәм туганнардан-якыннардан кайнар сәлам тапшыра алуыбызга шатбыз, – ди ул.

Якташларыбызга яу кырында кыюлык, уңышлар телибез. Тәвәккәллек сезне беркайчан да ташламасын, ил сагында ныклы калкан булып торыгыз. Без догалар укып, имин хезмәт итүегезне теләп торырбыз. Туган илгә исән-сау кайтуыгызны көтеп калабыз.

Гүзәл Улямаева, Түбән Тирмә авылы

Авылдашыбыз да хәрби операциядә катнаша
Авылдашыбыз да хәрби операциядә катнаша
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: