Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 апрель , 15:31

Түбәнхаҗәтлеләр Мәскәүгә барды

Түбән Хаҗәт авылыннан «Фатыйма» фольклор төркеме Мәскәүдә «Җиңү шатлыгы» бөтенрәсәй фестиваль-конкурсында иң яхшы коллектив дип танылды

Түбәнхаҗәтлеләр Мәскәүгә барды
Түбәнхаҗәтлеләр Мәскәүгә барды

Түбән Хаҗәт авылыннан «Фатыйма» фольклор төркеме Мәскәүдә «Җиңү шатлыгы» бөтенрәсәй фестиваль-конкурсында иң яхшы коллектив дип танылды.

Көндәшләре җитди Санкт-Петербург, Тверь, Казан шәһәрләреннән, Пенза, Тверь һәм Свердловск өлкәләреннән килгән артистлар булды, әлбәттә, мәскәүлеләр дә чыгыш ясады. Чишмә агинәйләре жюри әгъзаларының бертавыштан кабул ителгән карары белән халык гореф-гадәтләрен саклау өчен беренче дәрәҗә дипломга лаек булганнар.

Мәскәүдән йөреп кайткач, алар тәэссоратлары белән уртаклаштылар. Төркем җитәкчесе, Чишмә авыл Советы биләмәсе депутаты Әнисә Әлмөхәммәтова авылдашлары Әлфинә Әфләтунова, Минилия Корманаева, Резида Әминева, Гөлфия Хөсәенова, Рәфинә Исәнгужина, Әми-нә Әминева, Зәлифә Туктарова һәм Әлфирә Фәттахованың, олы яшьтә булуларына карамастан, ерак сәфәргә барырга шатланып риза булуын билгеләп үтте.

Бер-беребезгә һәрвакыт «кызлар», дип дәшәбез. Күбебез 70 яшьтән өстә булсак та, күңелебез белән һаман яшьбез, дип елмая ул. Мәскәүдә үткән конкурста катнашу – безнең өчен үзенә күрә бер маҗара. Кайберләребезнең Рәсәй башкаласында үз гомерендә бер тапкыр да булганы һәм самолетта очканы юк иде. Тагын кайчан мондый мөмкинлек булыр иде?! Шуңа күрә барыбыз да фестивальгә барырга булдык. Безнең карарны хуплаганнары, тыныч күңел белән җибәргәннәре өчен якыннарыбызга рәхмәтлебез, ди ул.

Шулай итеп тугыз кешедән торган төркем оештырылган, самолетка билетлар алынган. Флаглар, сәхнә киемнәре һәм чыгыш ясау өчен кирәк-яраклар җентекләп әзерләнгән. «Фатыйма» төркеме билгеләнгән вакытта башкала сәхнәсендә басып торган. Алар тәкъдим иткән «Табигатьтә үскән үләннәр белән дәвалау» тамашасы югары бәяләнгән.

Һәм иң кызыгы шунда. Безнең милли киемнәрдә, галушларда, флаглар һәм гармуннар күтәреп Мәскәү урамнарында йөрүебезне күз алдына китерегез әле. Башкала кунаклары безнең белән фотога төштеләр. Бик күп истәлекле һәм тарихи урыннарда булдык. Сәяхәттән онытылмаслык тәэссоратлар алдык, дип сөйләде Әнисә Мостафа кызы.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, түбәнхаҗәтлеләр быел июнь аенда Түбән Новгородта узачак «Сударушка» халыкара балалар, үсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты фестивалендә катнашырга рәсми чакыру алганнар.

Түбәнхаҗәтлеләр Мәскәүгә барды
Түбәнхаҗәтлеләр Мәскәүгә барды
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: