Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 апрель , 10:19

Өч тиен ярымлык су

«Чишмә су-канал» җәмгыяте Чишмә поселогын һәм микрорайоннарын эчә торган су белән тәэмин итүче, шулай ук кулланылган суны чистарту процессын контрольдә тотучы райондагы бердәнбер предприятие булып тора.

Өч тиен ярымлык су
Өч тиен ярымлык су

«Чишмә су-канал» җәмгыяте Чишмә поселогын һәм микрорайоннарын эчә торган су белән тәэмин итүче, шулай ук кулланылган суны чистарту процессын контрольдә тотучы райондагы бердәнбер предприятие булып тора.

Лаборатория мөдире Ирина Черепанова сүзләренә караганда, ташкын чорына план-график төзелгән, аның нигезендә предприятие хезмәткәрләре регламент буенча эшләр башкара.

Су басуга каршы комиссия төзелде, ул даими нигездә эшли һәм халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү өчен кирәкле барлык төр эшләрне башкару нормаларын һәм кагыйдәләрен мониторинглау һәм үтәү белән шөгыльләнә. Аерым алганда, чиста су резервуарларын (РЧВ) тазартабыз алар икәү, һәрберсе 2400 кубометрлы. Һәр резервуар чистартыла, хлорлана һәм регламентка ярашлы юыла. Аларда поселок халкының тәүлеклек ихтыяҗлары өчен су запасы туплана һәм төрле катнашмалардан тазартыла. Алдан ук ком тоткычлар әзерләнә, ләм утырмаларын тазартабыз, чистаруның барлык этапларын үтсен өчен су агымын киметәбез, дип аңлатып үтте ул.

Предприятие директоры Ирек Хисаметдинов билгеләп үтүенчә, 35 скважина бар. Аларның барысы да техник нормалар буенча төзелгән. Герметик скважиналар биек урында торалар, күпме су кулланылуга карап эшлиләр.

«Чишмә су-канал» җәмгыяте директоры сүзләренә караганда, халык өчен суның бер литры 3,5 тиенгә төшә. Бу кибетләрдә тәкъдим ителгән бәяләр белән чагыштырырлык түгел, аларда суның бер литры 15 сумга якын тора. Димәк, без үз фатирларыбызның краннарыннан арзан, чиста, барлык нормаларга туры килгән су алабыз.

Поселоктан тыш, предприятие кайбер авыл җирлекләрендәге су чыганакларын һәм суүткәргечләрне дә хезмәтләндерә.

Техник җиһазланыш буенча безнең предприятие заман таләпләренә туры килә һәм барлык эшләр югары дәрәҗәдә башкарыла. Объектларда дүрт экскаватор, өч ассенизатор, производство эшләре өчен помпалар, генераторлар, аварияләргә бару өчен биш автомобиль бар. Су торбаларының 70-80 проценты тузган булуын әйтергә кирәк, аларны алыштыру мөһим. Сүз уңаеннан, тугыз чакрымга сузылган торбаларны алыштыруны тәмамлыйбыз, дип билгеләп үтте Ирек Хисаметдинов.

 

Өч тиен ярымлык су
Өч тиен ярымлык су
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: