Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 апрель , 11:16

Суның сыйфатын контрольдә тоту көчәйтелә

Район гәзите хәбәрчесе язгы ташкын алдыннан Рәсәй кулланучылар күзәтчелеге идарәлегенең Чишмә территориаль бүлеге начальнигы Таһир Байбурин белән очрашты.

Язгы ташкынга әзерлек чорында су белән тәэмин итүче оешмаларның әзерлеге, йогышсызландыру чаралары белән тәэмин ителүе һәм скважиналарның герметикасы, шулай ук хезмәткәрләрнең саклану чаралары белән тәэмин ителеше тикшерелә, диде ул.

Территориаль бүлек белән 2024 елда язгы ташкын чорында эчә торган һәм шакшы суларны тикшерүгә алу планын һәм графигын төзү буенча килешү төзелгән.

Таһир Байбурин «Смарт-бакчачы» киңәшмәсендә катнашып, халыкка язгы ташкын чорында, шулай ук җәй көне таралырга ихтимал булган йогышлы чирләр, геморрагик бизгәк, талпан энцефалиты, котыру авыруы һәм башка инфекцияләрне кисәтү турында хәбәр итте. Суны, торак биналарны йогышсызландыру, кимерүчеләргә һәм талпаннарга каршы эшкәртү чаралары үткәрү тәртибен аңлатты.

Авыл биләмәләре балансында торган су чыганаклары контрольдә тотыла. 2024 елның апреленнән эчә торган суның сыйфатын лаборатор тикшерү көчәйтеләчәк, дип сүзен тәмамлады ул.

Суның сыйфатын контрольдә тоту көчәйтелә
Суның сыйфатын контрольдә тоту көчәйтелә
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: