Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 апрель , 13:20

Дулкынландыргыч чара үтте

Ярми мәдәният йорты каршында оештырылган «Җиңү өчен» волонтерлар төркеме әгъзалары шушы көннәрдә Алкин авылындагы «Патриот» хәрби-ватанпәрвәрлек паркына бардылар.

Ярми мәдәният йорты каршында оештырылган «Җиңү өчен» волонтерлар төркеме әгъзалары шушы көннәрдә Алкин авылындагы «Патриот» хәрби-ватанпәрвәрлек паркына бардылар.
Паркта күргәзмә оештырылды, анда ярмилеләр алгы сызыкка җибәрү өчен җитештерелгән барлык әйберләрне тәкъдим иттеләр. Волонтерлар төркеме әгъзалары бөтен республикадан – Дүртөйле, Октябрьский шәһәрләреннән, Шаран, Бакалы һ.б. районнардан килгән балалар өчен маскировка челтәрләре үрү буенча осталык классы үткәрделәр, дроннан саклаучы "юрганнарны" ничек үрүләре турында бәян иттеләр. Балалар Гөлфия Сәрвәрованың сөйләвен кызыксынып тыңладылар, тукымалардан тасмалар кисәргә ярдәм иттеләр. Елена Лоор челтәрләр үрү өчен тасмаларны ничек дөрес итеп әзерләргә һәм кисәргә кирәклеген күрсәтте. Татьяна Чурзина челтәр үрергә өйрәтте. Шулай ук снайперлар һәм разведчиклар өчен маскировка халатлары үрү өчен күпме көч салырга туры килүе турында да сөйләде. Фәнилә Романова белән Мөнирә Вәлиева балаларны маскхалатлар үрү, Ринат Галикәев бу эштә кулланылган станокта эшләү техникасы белән таныштырды. Әлеге чарага килгән кайбер малайларның әтиләре һәм абыйлары махсус хәрби операциядә катнашуы турында белдек, аларны бу очрашуның аеруча дулкынландыруы әллә кайдан күренеп торды. Бер яктан караганда, балаларга махсус операциядә катнашучыларга нинди ярдәм күрсәтүебез турында сөйләргә теләдек, ә икенче яклап, малайларның киләчәге өчен йөрәк әрнеде... Алар беркайчан да сугыш ачысын татымасыннар, тыныч күк астында үссеннәр, якын кешеләре туган якларына җиңү белән тиз арада әйләнеп кайтсыннар иде…

Гөлфия Сәрвәрова, Ярми мәдәният йорты директоры

Автор:Люция Улямаева
Читайте нас: