Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 апрель , 14:27

Бөтен район белән җиңүгә өлеш кертәбез

Тиздән алгы сызыкка гуманитар ярдәм белән тагын бер колонна озатылачак. Бу хакта Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров хәбәр итте.

Бөтен район белән җиңүгә өлеш кертәбез
Бөтен район белән җиңүгә өлеш кертәбез

Яугирләр өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.

Тиздән алгы сызыкка гуманитар ярдәм белән тагын бер колонна озатылачак. Бу хакта Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров хәбәр итте.

Ул якташларыбыз булган барлык подразделениеләргә кадәр барырга, аларның нинди шартларда хезмәт итүен карарга, сугышчылар белән очрашырга, арытаба нинди ярдәм кирәклеген белергә тырышачакларын билгеләп үтте.

Муниципалитет җитәкчесе халыкка кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтүләре, барлык инициативаларны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. Һәр авыл Советында, һәр торак пунктта, мәктәптә яки балалар бакчасында җиңүнең якынлашуына өлеш кертәләр.

Якташлар өчен «УАЗ»

Гәзит редакциясенә Рәсәй десантчылар берлегенең Чишмә районы буенча бүлеге рәисе Ильяс Байков мөрәҗәгать итте. Ул махсус хәрби операция барган төбәккә җибәрү өчен үз көчләре белән автомобильләр әзерләүләре турында сөйләде. Десантчы Марсель Гыйльманов инициативасын күпләр хуплый. Сүз уңаеннан, Марсель Сабир улы үзе дә күп тапкыр Чишмә районы делегациясе составында гуманитар йөкләрне озата барган. Ильяс ярдәм итүчеләргә чын күңелдән рәхмәтен белдерде.

Битараф булмаган кешеләр ярдәм кулы сузалар, кемдер акча күчерә, кемдер запас частьлар белән булыша. Шушы көннәрдә Сафар авылыннан Вәлия Әсәдуллина сугышчыларыбызга озату өчен «УАЗ» машинасы бүләк итте. Машина аның мәрхүм иренеке. «Безнең Маринаның (ул машинаны шулай дип атый) сугышчыларыбызга җиңүне якынайтырга һәм исән-сау өйләренә кайтырга ярдәм итүен бик телим», ди ул. Сугышка җибәрү өчен ике «Нива» әзер. Вәлия Әсәдуллина бүләк иткән «УАЗ» моңа кадәр 11 ел гаражда торган һәм хәзер автосервиста капиталь ремонт көтә, дип хәбәр итте Ильяс Байков.

Гуманитар ярдәм түбәндәге адрес буенча волонтерлар штабында кабул ителә: Чишмә поселогы, Киров урамы, 50, 5-нче кабинет.

Беркем дә читтә калмады

Чишмә авылы мәктәбе дә «Без бергә» акциясендә актив катнашты.

Укучылар, ата-аналар һәм укытучылар яугирләр өчен медикаментлар, окоп шәмнәре, азык-төлек, гигиена чаралары, оекбашлар, футболкалар, перчаткалар һәм башка кирәкле әйберләр җыйганнар.

Балалар мәктәптә үз куллары белән тәсбихләр һәм брелок-чебурашкалар ясаганнар. Сугышчылар алар кулы белән язылган бик күп хатлар алачак.

Гуманитар ярдәм җыю юмартлык һәм ярдәм чарасы гына түгел, ә укучылар өчен гражданлык җаваплылыгы дәресе дә булды. Алар аз гына өлеш кертеп тә зур ярдәм күрсәтергә һәм мохтаҗларга булышырга мөмкин булуын аңладылар.

Акциянең ахыргы нәтиҗәсе укучыларның һәм ата-аналарның бергәләп җәмгыятьтә уңай үзгәрешләр булдыра алуын күрсәтте. Тәсбихләр һәм чебурашка формасындагы брелоклар ясауда ярдәм күрсәткәннәре өчен Чишмә авылындагы икенче мәктәп укучыларының ата-аналарына, авыл биләмәсе башлыгы Равил Насыйровка, өстәмә белем бирү педагогы Тимур

Сәеткуловка, техник иҗат бүлеге мөдире Гөлнара Яхинага зур рәхмәтебезне белдерәбез, диде 2-нче мәктәпнең ата-аналар советы рәисе урынбасары, Чишмә авыл Советының махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләре һәм тормыш иптәшләре комитеты җитәкчесе, хәрби операциядә катнашучының тормыш иптәше Назгөл Михайлова.

Бөтен район белән җиңүгә өлеш кертәбез
Бөтен район белән җиңүгә өлеш кертәбез
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: