Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 февраль , 09:00

Җиңүнең 79 еллыгына багышланган спартакиада

Район хакимиятенең яшьләр эшләре бүлеге ел саен егетләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасының муниципаль этабын оештыра. Быелгы чара 194l-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды һәм Чишмә районында оборона-массакүләм һәм хәрби-ватанпәрвәрлек айлыгы барышында үтте. Анда районның төрле мәгариф оешмаларыннан килгән егетләр катнашты.

Җиңүнең 79 еллыгына багышланган спартакиада
Җиңүнең 79 еллыгына багышланган спартакиада

Җиңүче команда муниципаль этап нәтиҗәләре буенча республика этабындагы ярышларга барачак.

Спартакиада беренче тапкыр гына үткәрелми һәм үз максатын тулысынча аклый. Ул катнашучылардан яхшы әзерлек таләп итә. Әй-тик, быел аграр колледж егетләре ныклы әзерлек белән килгән.

Командалар составына 10 һәм 11-нче сыйныфлардан бишәр укучы керә. Быел аларга пневматик винтовкадан ату (мишеньгә кадәр 10 метр ара, 6 тапкыр ату), турникта күтәрелү, противогаз кию, 16-шар килограммлы ике гер күтәрү (ике кул белән күкрәккә таба), челнок йөгерүе һәм кулларда гәүдәне күтәрү кебек сынаулар үтәргә туры килде.

Ярышларда катнашкан дүрт команда арасында Башкорт агросәнәгать колледжы филиалы командасы беренче урын яулады, икенче урынны 1-нче мәктәп алды, өченче урыннарны 4-нче һәм 5-нче мәктәп командалары бүлеште.

Егетләр шәхси казанышлары белән дә аерылып тордылар. Гер күтәрү буенча ярышта колледж студенты Радмир Терегулов, челнок йөгерү буенча 4-нче мәктәп укучысы Арслан Сәхәбетдинов, противогаз кию һәм пневматик винтовкадан ату буенча 1-нче мәктәптән Тимур Ирназаров, турникта күтәрелү буенча БАК студенты Денислам Кузнецов һәм АК-74 автоматын сүтеп-кору буенча 5-нче мәктәптән Мирон Смирнов беренчелекне яуладылар.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: