Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 февраль , 15:13

Минем милли ризыгым

Безнең мәктәптә «Минем милли ризыгым» республика флешмобы узды.

Минем милли ризыгым
Минем милли ризыгым

Безнең мәктәптә «Минем милли ризыгым» республика флешмобы узды.

Чара укучыларда туклану культурасын тәрбияләү, аш-су остасы һөнәренең абруен күтәрү, милли ризык үзенчәлекләрен популярлаштыру максатларында уздырылды.

Акция барышында 11-нче сыйныф укучылары мәктәп пешекчесе белән берлектә милли ризыклар – өй токмачы һәм беленнәр пешерделәр.

Флешмобка «Рәсәй бөркетләре», 2-нче сыйныф укучылары да кушылды. Бергәләп тырыштылар. Балаларга ризык әзерләү бик ошады. «Туклану үзәге» җәмгыяте технологы Лариса Борисенко һәм методист Аделия Ибраһимова билгеләп үтүенчә, пешекчеләр белән бергә эшләү хәзерге заман балаларын сәламәтлеккә файда китерүче ризыкларны яратырга һәм дөрес тукланырга өйрәтә.

Зилә Арсланова, 2-нче мәктәп директорының тәрбия эше буенча киңәшчесе

Минем милли ризыгым
Минем милли ризыгым
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: