Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 февраль , 10:45

Чишмә – саф чишмәләр төбәге

«Чишмә – саф чишмәләр төбәге» энциклопедиясенең күптән көтелгән яңа китабы басылып чыкты.

Чишмә – саф чишмәләр төбәге
Чишмә – саф чишмәләр төбәге

«Чишмә – саф чишмәләр төбәге» энциклопедиясенең күптән көтелгән яңа китабы басылып чыкты.

Икенче басманың баш мөхәррире – Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, баш мөхәррир урынбасары – педагогика фәннәре докторы, профессор, Рәсәй Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре, мәгариф отличнигы, Чишмә районының шәрәфле гражданины Раил Әсәдуллин, энциклопедиянең авторы, җаваплы мөхәррире – тарих фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлшат Хөсәенова.

Презентациягә шулай ук редакция коллегиясе әгъзалары, монографик һәм алфавит өлешләрендәге мәкаләләр авторлары, фотографлар, исемнәре яңа китапка кергән шәхесләр чакырылды.

Район җитәкчесе Ришат Әнис улы билгеләп үтүенчә, китап битараф булмаган кешеләрнең киң даирәсен берләштерү ярдәмендә бастырып чыгарылды, һәм аның иң зур кыйммәте – коллектив хезмәт булуда.

– Энциклопедия төзүгә мөмкин кадәр өлеш керткән, бу идеяне тормышка ашыруда катнашкан һәм ярдәм иткән, туган төбәгебезгә – Башкортстан Республикасының Чишмә районына тугры булган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм, – дип ассызыклады Ришат Мансуров үз чыгышында.

Чишмә районы – бай тарихлы төбәк. Китап үз битләрендә үткән һәм хәзерге заман, табигый һәм мәдәни байлык, фәнни казанышлар һәм җитештерү эшчәнлеге турындагы бар мәгълүматны саклый.

1995 елда БАССРның атказанган укытучысы, тарихчы-крайны өйрәнүче Шәрифулла Терегулов инициативасы белән район турында 7000 данә тираж белән «Чишмә – минем туган ягым» исемле беренче китап басылып чыга. Бу китапка укучылар арасында әле дә ихтыяҗ бар, чөнки анда районның тарихи үткәне турында кыйммәтле мәгълүмат тупланган.

2004 елда Раил Әсәдуллин, Гөлшат Хөсәенова һәм Габдерәүф Йомагулов редакциясендә Уфаның «Көнчыгыш матбугат» нәшриятында 3000 данә тираж белән «Чишмә – якты чишмәләр төбәге» китабы басылып чыкты, шуның 300 данәсе район китапханәләренә кайтарылды. Ул белешмәлек формасында чыгарылган, тоташ уку өчен тәгаенләнмәгән, белешмәи-мәгълүмати басма. «Чишмә – саф чишмәләр төбәге» энциклопедиясе халык арасында иң таләп ителгән китапларның берсе.

Вакыт уза – җәмгыятьтә үзгәрешләр бара, тарихның яңа битләре ачыла, район халкы яңа уңышларга ирешә. Бу үзгәрешләр Чишмә районы – якты чишмәләр төбәге турында тулыландырылган һәм яңартылган тагын бер китап бастыруны таләп итте.

Яңа энциклопедия «Атайсал» республика проекты барышында нәшер ителде. Беренче энциклопедияне, шулай ук тулыландырылган икенче китапны бастыру идеясен якташыбыз Раил Мирвәй улы Әсәдуллин тәкъдим итте. Меценат ролен Айдар Якупов һәм «Чишмә май экстракцияләү заводы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять үз өстенә алды.

Авторларның ике еллык тырыш хезмәтеннән соң «Чиш-мә – саф чишмәләр төбәге» китабының яңа басмасы дөнья күрде. Мәгълүмат эзләү барышында район тарихы һәм үсеше буенча яңа фактлар ачыкланды, элек билгеле булмаган вакыйгалар һәм яңа исемнәр билгеле булды. 360 биттән торган, үзгәртелгән һәм тулыландырылган икенче басманы район китапханәләрендә сатып алырга мөмкин.

Район китапханәсендә шулай ук хөрмәткә лаеклы чишмәлеләр һәм район тарихына кагылышлы кызыклы мәгълүматлар җыю дәвам итә.

Надежда Емец, Чишмә район Советы секретаре

Чишмә – саф чишмәләр төбәге
Чишмә – саф чишмәләр төбәге
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: