Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 гыйнвар , 11:38

Моннан да яхшырак урын юк

Үткән елның декабрендә Енгалыш авылында «Цифрсыз балачак» фотопроекты үтте.

Моннан да яхшырак урын юк
Моннан да яхшырак урын юк

Үткән елның декабрендә Енгалыш авылында «Цифрсыз балачак» фотопроекты үтте.

15 гыйнварда социаль челтәрләрдә мәктәп укучыларының фотосурәтләре белән сюжетлар бастырылды, анда балалар авыл тормышы һәм киләчәккә планнары турында сөйләделәр.

Бу безнең авылда оештырылган өченче проектыбыз, һәм безгә тәү тапкыр күңелсез булмады. Алдагы ике авылда балалар һәм өлкәннәр авылларның картаюы, яшьләргә эш урыннары булмавы, шуңа күрә шәһәргә китүләре һәм сирәк кайтулары турында сөйләделәр. Ә Енгалышта исә, балалар буш вакытларын ничек үткәрүләре һәм авыл тормышын ошатулары турында сөйлиләр, диде проект авторы Ксения Зинова.

Проектта катнашучыларның фикерләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Вероника Никитина,

11 яшь:

Миңа авылда ошый, биредә тыныч. Шәһәрдә безнеке кебек бәләкәй мәктәпләр юк, безнең сыйныфта 5 бала белем ала, ә мин кешеләр аз булганны яратам.

Анастасия Григорьева,

14 яшь:

Миңа авылда яшәве бик ошый, биредә күңелле һәм кызыклы. Үзешчән сәнгатьтә актив катнашам, бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйм, җырлыйм, биим.

Матвей Ермолаев,

11 яшь:

Авылда яшәве рәхәт. Саф һава, шау-шу юк, барысы да бер-берсен белә. Әйбәт бит.

Аркадий Яковлев,

16 яшь:

Авылда яшәвем белән канәгатьмен. Шәһәр җирендәге шау-шу ошап бетми, ә бездә тыныч. Авылда да эш табарга була, бары тик төптән уйларга гына кирәк. Мин мордва теленнән төрле олимпиадаларда катнашам, призлы урыннар алам. Милли мәдәниятебезне саклыйбыз.

Иван Агафонов,

14 яшь:

Кайвакыт авыл тормышы авыр да, мәсәлән, кыш көне, кар көрәргә кирәк булганда. Авылда эш һәрвакыт җитәрлек. Укудан соң дусларым белән саф һавада йөрибез. Мәктәптә дәрестән тыш «Функциональ белем» фәне керә, без анда төрле тестлар (мәсәлән, «Кем булырга телисең?» темасына) үтәбез.

Дмитрий Петров,

18 яшь:

Авылда тормыш кайный. Зур хуҗалык алып барабыз. Әти-әнигә ярдәм итәм. Автотранспорт техникумына укырга керергә планлаштырам. Укырга кергәч шәһәргә күчәрменме-юкмы, әлегә белмим.

 

Моннан да яхшырак урын юк
Моннан да яхшырак урын юк
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: