Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 гыйнвар , 14:45

Кошлар өчен экологик җимлекләр

Шушы көннәрдә Ибраһим китапханәсендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен осталык дәресе узды.

Кошлар өчен экологик җимлекләр
Кошлар өчен экологик җимлекләр

Шушы көннәрдә китапханәдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен осталык дәресе узды.

Алсу белән Айсылу Кәбировалар авыл китапханәсендә еш булалар. Алар ачык йөзле, киң күңелле игезәк кызлар, әти-әниләренең беренче ярдәмчеләре. Үрдәк-каз үстерергә ярдәмләшәләр, әтиләре белән көтүгә чыгалар. Бер сүз белән әйткәндә, барлык йорт эшләрен беләләр һәм күңел биреп эшлиләр.

Кызлар китапханәдә бик теләп иҗади эш белән шөгыльләнәләр, кышын аларга кошлар турында хәстәрлек күрү ошый.

Китапханәдә үткән чарага килүчеләр безнең якларда кышлаучы кошлар, алар өчен кышның никадәр авыр булуы, канатлы дусларыбызның ачлык һәм салкын белән ничек көрәшүләре турында белделәр. Зәмһәрир суыкларда алар изге күңелле кешеләр ясаган җимлекләргә бигрәк тә мохтаҗ. Кыш көне кошларны сыйласагыз, җәен файдасын күрерсез. Алар күбрәк булган саен, уңыш та мулрак була.

Алсу һәм Айсылу безнең белән бергә экологик чиста материалдан җимлекләр ясадылар.

Кошларга кышын тары, бодай, көнбагыш, солы лачаулары, вакланган борчак, туңдырылган мүк җиләге, карлыган, кара миләш, балан, йөзем, кыргычтан үткәрелгән сыр салырга ярый. Ә дөге һәм карабодайны бирмәвең хәерлерәк, чөнки бу ярмалар, кошларның ашказанына эләккәч, бүртеп китә һәм авырту барлыкка китерә.

Экологик җимлек ясаганда җилем урынына он һәм судан ясалган ябыштыргыч файдаланыла. Булачак утлык өчен катыргыдан йөрәк, чәчәк, балык яки геометрик фигуралар формасында кисеп, нигез ясарга мөмкин. Аның диаметры зур түгел, кимендә 10 сантиметр булырга тиеш, югыйсә, җимлек эленгән җептән килеп төшәчәк. Катыргы урынына икмәк кулланырга да мөмкин.

Салынган җим коелмасын өчен, башта катыргыдан эшләнгән фигураның бер ягын, ә 20 минуттан соң җимлекнең икенче ягын ябыштырырга кирәк. Шул рәвешле ясалган утлык бер төн эчендә тулысынча кибә һәм аны ботакка элеп куярга мөмкин.

Гөлчәчәк Солтанова, Ибраһим авылы китапханәчесе

Кошлар өчен экологик җимлекләр
Кошлар өчен экологик җимлекләр
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: