Үткән атнада 49 автомобиль катнашлыгында 25 юл-транспорт һәлакәте булган.
19-нчы гыйнварда Түбән Тирмә авылында 2004 елгы «ВАЗ-2114» машинасы яна. Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтенә шул турыда иртәнге 5 сәгать 22 минутта хәбәр килә.
Бер атна эчендә районның Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтендә сигез йөздән артык шалтырату кабул ителгән.
15-21 гыйнварга кадәр 112 системасы буенча Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтенә 804 шалтырату (77се ялган) кабул ителгән.
171 кеше ашыгыч ярдәм чакыру, 231 кеше белешмә алу өчен шалтыраткан. 166 гражданин торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендәге проблемалар турында борчылып мөрәҗәгать иткән. 65 шалтырату Чишмә районы буенча эчке эшләр бүлегенә кагылган.