Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 гыйнвар , 11:00

Халык тотынса, тау күчерер

Караякуп авылында үткән елда Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү (ППМИ) программасы ярдәмендә суүткәргеч челтәрләр алыштырыла башлады.

Халык тотынса, тау күчерер
Халык тотынса, тау күчерер

Караякуп авылында үткән елда Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү (ППМИ) программасы ярдәмендә суүткәргеч челтәрләр алыштырыла башлады.

Авылда торак-коммуналь челтәрләр узган гасырның 80-нче елларында ук салынган. Аны берничә этапта алыштырырга булганнар. Мәсәлән, үткән елда «Караякуп авылының суүткәргеч челтәрен капиталь ремонтлау» проекты буенча 1,5 миллион сумнан артык акча үзләштерелгән. Караякуплылар быел да суүткәргечне алыштыру проектын дәвам итәргә кирәк дигән уртак фикергә килгәннәр.

Тәүге җыелыш 2023 елның 14 декабрендә булган. Анда 62, ә сорашуда 190 кеше катнашкан. Соңгы җыелыш үткән елның 23 декабрендә узган, 54 кеше тавыш биргән.

Узган елда «Караякуп авылының суүткәргеч челтәрен капиталь ремонтлау» проектының гомуми бәясе 1548000 сум тәшкил иткән, шуның 1196000 сумы – республика, 160000 сумы Караякуп авыл Советы бюджетларыннан бирелгән, ә халыктан җыелган акча күләме 96000 сум тәшкил иткән, шул ук күләмдә иганәчелек ярдәме күрсәтелгән.

Караякуплылар быел да проект суммасы әллә ни үзгәрмәс дип ышаналар. Конкурста җиңеп чыккан очракта, су торбалары Елга һәм Үзәк урамның бер өлешендә алыштырылачак. Алдан исәпләүләр буенча, һәр йорттан 3 мең сум акча җыелачак.

Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы барышында 2016 елда авыл биләмәсе территориясендә Караякуп мәдәният йортына капиталь ремонт ясалган, 2018 елда Горный мәктәбенең тәрәзәләре алыштырылган,

2019 елда Бабик авылы юлларына вак таш җәелгән, 2020 елда 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә һәйкәл куелган, 2021 елда зиратка койма тотылган,

2022 елда Бабик авылында су башнясы һәм 2023 елда Караякуп авылында суүткәргеч алыштырылган.

Халык тотынса, тау күчерер
Халык тотынса, тау күчерер
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: