Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 гыйнвар , 12:05

Су белән тәэмин итү мәсьәләсе

Яңавыл халкы урындагы башлангычларны тормышка ашыруга 1,2 миллион сум акча ота алачак.

Су белән тәэмин итү мәсьәләсе
Су белән тәэмин итү мәсьәләсе

Яңавыл халкы урындагы башлангычларны тормышка ашыруга 1,2 миллион сум акча ота алачак.

2023 елның 29 декабрендә Яңавыл мәктәбе бинасында Урындагы

башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы (ППМИ-2024) буенча халык җыелышы узды.

Авылда 344 кеше яши, элекке җыелышларда шуларның 176сы (51%) катнашкан. Соңгы җыелышка 58 кеше килгән иде.

Алар бертавыштан «Чишмә районының Яңавыл авылы скважинасында электр-монтаж эшләр башкару белән суүткәргеч челтәрләрне капиталь ремонтлау» проектын хупладылар. Коммуналь инфраструктура халык өчен кичектермәстән эшләнергә тиешле, беренче чираттагы проблема булып тора.

Проектны тормышка ашыру өчен 1678865,35 сум акча таләп ителә. Шуларның 1200000 сумы – республика, 238865,35 сумы район бюджетыннан бүленә, 120 мең сум акчаны иганәчеләрдән һәм шул ук күләмдә халыктан җыю планлаштырыла.

Гражданнарны урындагы әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә турыдан-туры җәлеп итү әлеге программаның нигезе булып тора.

Проектны тормышка ашыру, су куллану артуын исәпкә алып, халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итәргә һәм авылда янгын хәвефсезлеге мәсьәләсен дә хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Арслан авыл Советы Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасында 2016 елдан бирле катнаша.

Су белән тәэмин итү мәсьәләсе
Су белән тәэмин итү мәсьәләсе
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: