Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 гыйнвар , 12:20

Көнкүрешне яхшыртырга булышлык итә

Келәш авылы халкы бертавыштан «Келәш авылында су белән тәэмин итү системасын капиталь ремонтлау» проекты өчен тавыш бирде.

Көнкүрешне яхшыртырга булышлык итә
Көнкүрешне яхшыртырга булышлык итә

Келәш авылы халкы бертавыштан «Келәш авылында су белән тәэмин итү системасын капиталь ремонтлау» проекты өчен тавыш бирде.

Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы-ның (ППМИ) төп принцибы – гражданнар активлыгы.

Авыл җирлегендә нинди дә булса проблема булса, аны бергәләп хәл итү ихтималлыгы бар. ППМИ боларның барысына да мөмкинлек бирә.

Җыелышта халык авылда беренче чиратта башкарылырга тиешле эшләрне ачыклый. Ар авыл Советына караган торак пунктта яшәүчеләр Келәш авылында су белән тәэмин итү системасын камилләштерү бүгенге көндә иң мөһим мәсьәлә булуын билгеләп үттеләр. Авыл биләмәсе хакимияте әлеге инициативаны хуплады. Халык проектны матди яктан инвестицияләргә, төрле яклап ярдәм кулы сузарга һәм гамәлгә ашыру барышын бергәләп контрольдә тотарга әзер. Проект берьюлы ике мәсьәләне: социаль проблеманы хәл итәргә һәм халыкны берләштерергә мөмкинлек бирә. Ар авыл Советы башлыгы Алмаз Моратов билгеләп үткәнчә, ул кешеләрне тәртипкә өйрәтә.

Су белән тәэмин итү сис-темасы 80-нче еллардан ук калган, аның 90 проценты тузган. Торбалар гел тишелеп, су саркып ята. Ремонт бригадаларын еш чакырырга туры килә. Арытаба да ремонт үткәрү максатка ярашлы эш түгел. Бу хәлдән чыгуның бердәнбер юлы – капиталь ремонт ясау, – дип ассызыклады Алмаз Сәлигаскәр улы.

Бүгенге көндә Келәш авылын су белән тәэмин итүче өч насос бар. Киләчәктә, авыл ППМИ бәйгесеннән үтсә, су килүне көйләү өчен автоматик җиһазлар урнаштырылачак.

Әлеге вакытта Ар авыл Советы биләмәсе хезмәткәрләре республика комиссиясе карамагына тапшыру өчен документлар әзерли, шул ук вакытта иганәчеләр эзләү дәвам итә.

Көнкүрешне яхшыртырга булышлык итә
Көнкүрешне яхшыртырга булышлык итә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: