Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 гыйнвар , 12:32

Бер гасырлык юбилей

Бу көннәрдә Үрге Тирмә авылында озак еллар фельдшер булып эшләгән Әлфия Рәҗәпова йөз еллык юбилеен билгеләп үтте.

Бер гасырлык юбилей
Бер гасырлык юбилей

Бу көннәрдә Үрге Тирмә авылында озак еллар фельдшер булып эшләгән Әлфия Рәҗәпова йөз еллык юбилеен билгеләп үтте.

Әлфия Хәмзә кызының туган көне уңаеннан зур табын артына туганнары һәм якыннары җыелды. Юбилярны котларга күрше авыллардан килүчеләр дә бар иде.

Тирә-як авылларда аның ярдәме тимәгән бер генә гаилә дә юктыр. Ул алар өчен гади авыл фельдшеры гына түгел, ә чын гаилә табибы да булган.

Заманында Әлфия һәм Шамил Рәҗәповлар авылның иң хөрмәтле кешеләре булганнар. Шамил Әхмәт улы мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләгән. Үз һөнәрен яратып, җанын-тәнен биреп башкарган, яшь буынны тәрбияләүгә бар көчен салган. Матур җырлаган, аеруча халык җырларын оста башкарган. Әлфия Хәмзә кызы Үрге Тирмәгә эшкә юллама буенча күрше Благовар районыннан килгән һәм бөтен гомерен авыл халкының сәламәтлеген саклауга багышлаган. Шамил Рәҗәпов тормыш иптәшенең җир йөзендәге иң шәфкатьле һәм игелекле һөнәрен хөрмәт иткән, авыр эшендә һәрьяклап булышырга тырышкан. Ул чорда фельдшерларның эше бик җаваплы булган, алар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер торган. Аңа авыл хатыннарының өенә барып та, юлда да бала таптырырга туры килгән.

Юбилейда элек булган бер хәл турында искә алдылар. Төнлә белән тулгагы башланган бер хатынны ашыгыч рәвештә район үзәгенә алып китәләр. Тик тимер юл бикләнеп чыгалмый калалар. Юлай исемле малай шулай итеп, дәваханәгә барып җитә алмыйча, дөньяга килә. Шуннан соң Әлфия апа ана белән яңа туган сабыйны исән-имин килеш дәваханәгә илтеп җиткерә.

Без барыбыз да – сезнең балаларыгыз кебек. Медицина яр-дәме генә түгел, рухи ярдәм дә күрсәтүегез өчен сезнең алда бурычлыбыз, бар гомерегезне кешеләргә хезмәт итүгә багышладыгыз, – дип рәхмәт белдерделәр аны котларга килүчеләр.

Сезне күрү, сезнең белән аралашу, бер гасырлык юбилеегыз белән тәбрик итү безнең өчен зур мәртәбә. Безнең өчен югары һөнәрилек, намуслылык үрнәге булуыгыз белән горурланабыз, – дип билгеләп үттеләр кунаклар.

Әлфия Рәҗәпованы күркәм юбилее белән 83 яшьлек хезмәттәше – элекке шәфкать туташы Рауза Мөслимова да котлады. Алар 40 ел бергә эшләгәннәр.

Әлфия Рәҗәпова хәзер кызы Фәния белән яши. Авыл халкы аның кызы ярдәмендә һаман да көр күңелле булып калуын билгеләп үтә. Юбиляр барлык авыл кешеләренең исемнәрен белә, үзен котларга килүчеләрнең кәефен күтәреп, кайбер кунакларның кушаматларын да искә алып үтте. Авылларда, электән килгән гадәт буенча, һәр кешенең үз кушаматы булуы беркемгә дә сер түгел.

Юбилейда һәркем хатирәләре белән уртаклашты һәм Әлфия Хәмзә кызына рәхмәт белдерде. Борынгы халык җырларын да искә төшереп үттеләр. Әлфия апа аларга кушылып җырлады, алкышлады, ә күзләре шатлык яшьләре белән чыланды.

Бер гасырлык юбилей
Бер гасырлык юбилей
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: