Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 ноябрь 2023, 11:57

Күптән сүтелгән йортка салым килсә

Әлеге сорауга Росреестрның Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең Благовар һәм Чишмә районнары буенча муниципальара бүлегенең әйдәүче белгече Гөлназ Хәкимова җавап бирә.

Күптән сүтелгән йортка салым килсә
Күптән сүтелгән йортка салым килсә

Күптән сүтелгән йортка (шул тирәгә яңа йорт салдык) ел саен салым килсә, нәрсә эшләргә? (Келәш авылыннан Равил К.)

Әлеге сорауга Росреестрның Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең Благовар һәм Чишмә районнары буенча муниципальара бүлегенең әйдәүче белгече Гөлназ Хәкимова җавап бирә.

Әйе, мондый проблема бар, Росреестрга еш кына шундый сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.

Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында (ЕГРН) меңләгән күчемсез милек объекты турында мәгълүмат бар. Шул ук вакытта ул йортларның күбесе юк инде, сүтелгән яки янган. Мондый объектларны дәүләт кадастр исәбеннән төшерергә, шулай ук элек теркәлгән булса, аларга милек хокукын туктатырга кирәк.

Беренчедән, бу милеккә салым түләмәү, икенчедән, яңа төзелгән объектны исәпкә кую һәм теркәү өчен кирәк (мәсәлән, сүтелгән йорт урынына яңаны төзегән булсагыз).

Сүтелгән (янган) объектларны кадастр исәбеннән ничек төшерергә?

Беренче чиратта, кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул шул урынны тикшерү нәтиҗәләре буенча акт төзеп объектның булмавын раслаячак.

Аннары милек хокукын туктату һәм сүтелгән яки янган йортны кадастр исәбеннән алу турында гариза белән Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итегез.

Әгәр электрон имзагыз булса, моны Шәхси кабинет аша Росреестр

порталына кереп эшләргә мөмкин. Югыйсә, салым элекке кебек үк исәпләнәчәк.

РФ Шәһәр төзелеше кодексында билгеләнгән яңа кагыйдәләргә ярашлы, йортны сүтәргә планлаштыргач һәм сүтеп беткәч урындагы үзидарә органына хәбәр итәргә кирәк.

Фото: proprikol.ru

Күптән сүтелгән йортка салым килсә
Күптән сүтелгән йортка салым килсә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: