Чишмэ
+16 °С
Облачно
Төрлесеннән
20 Октября 2023, 06:12

Хәрәкәттә – бәрәкәт

Миләүшә Зәйләлова производствода эшләсә һәм өч кыз тәрбияләсә дә, тормыш иптәше белән зур хуҗалык алып барырга да, җәй буена өч йөзгә якын баш төрле токымлы кош-корт үстерергә дә өлгерә. Бүгенге көндәге җитеш һәм мул тормышка ул үз тырышлыгы һәм тынгы белмәве аркасында ирешкән.

Хәрәкәттә – бәрәкәтХәрәкәттә – бәрәкәт
Хәрәкәттә – бәрәкәт

Ул Благовар районының Ямакай авылында күп балалы гаиләдә туып үскән.

– Мин гаиләдә зур бала, миннән соң тагын бер сеңлем һәм өч энем бар. Өч яшемнән әнигә берсеннән-берсе бәлә-кәй туганнарымны карашып үстем. Әни мине җиде яшьтән сыер саварга өйрәтте. Өч сыерыбыз бар иде, шулай ук әти атлар да асрады. Тугыз башка җиткән чаклары да булды. Шуңа күрә кечкенәдән йорт эшен белеп үстем. Җәйге каникулларда совхозда эшләдем. Ике ел әти янында комбайнчы ярдәмчесе булдым. Әти миңа шаяртып, «улым», дип әйтә иде. Ул мине хәтта печән чабарга да өйрәтте, – дип үзе турында сүз башлады ул.

Миләүшә Ямакай авылында тугыз сыйныфны тәмамлагач, агроном белгечлеге буенча Кушнарен авыл хуҗалыгы техникумында белем ала һәм хезмәт эшчәнлеген «Алексеевский» совхозында башлый. Кияүгә чыга, кызы Самира туа. Кызганычка каршы, ире үлеп китә, һәм 2009 елда аңа эшен ташлап Сафар авылына күчәргә туры килә. Биредә ул шул авыл егете белән таныша, бергә яши башлыйлар, уртак кызлары София дөньяга килә. 2012 елда ана капиталы акчасына йорт сатып ала. Шул вакыттан бирле ул кош-корт асрау белән шөгыльләнә башлый. Тәүге елда 70 каз, 50 үрдәк, 60 бройлер һәм

15 күркә сатып ала. Гаилә, кош-кортлардан тыш, эре маллар – өч сыер, үгезләр һәм бозаулар да асрый. Миләүшә ире белән озак яши алмый, хо-

лыклары туры килми. Яшь хатын югалып калмый, хуҗалыкта эшләвен дәвам итә, балаларын тәрбияли. 2017 елда аңа хәзерге тормыш иптәше Руслан кулын һәм йөрәген тәкъдим итә. Мәчеткә барып никах укыталар, ЗАГСта мөнәсәбәтләрен законлаштыралар һәм тату гаилә булып яши башлыйлар. Яңа йортка нигез салына. 2018 елның декабрендә кызлары Сөмбел туа. Дәваханәдән аны яңа йортка алып кайталар. Әлеге вакытта тормыш иптәше «Башкиравтодор» җәмгыятендә шофер булып

эшли. Самира мәктәпне тә-мамлагач, Уфа радиотехника колледжына укырга керә, әлеге вакытта ул икенче курс-та белем ала. София 6нчы сыйныфта укый, ә дүрт яшьлек төпчек кызлары балалар бакчасына йөри.

– София җәй буена казлар карарга (алар 150 баш, тагын 100 үрдәк, 70 бройлер, 15 күркә) һәм кече сеңлесен дә карашырга өлгерде. Гомумән, кызларыбыз бик уңган ярдәмчеләребез, күрсәтеп бирсәң, бар нәрсәне тиз отып эшлиләр, чөнки тормыш иптәшем белән икебез дә эшлибез, мин сменалы эштә, ә ул соңгарак калып кайта, – ди Миләүшә.

Киләсе елга хуҗабикә кош-корт санын арттырырга планлаштыра.

– Бик мәшәкатьле, әлбәттә. Ләкин бу эш шуңа тора, экологик яктан чиста ит үстерәбез. Кош азыгына бернинди витаминнар да, өстәмәләр дә кушылмый, – ди Миләүшә.

Аның сүзләренә караганда, каз-үрдәкне ул үзе генә йолкый.

– Мин кеше эшен яратмыйм, шуңа күрә йолкыганда беркемне дә чакырмыйм. Ит сату белән проблема юк, клиентлар яздан ук кемгә күпме кирәк заказ биреп куя, – ди ул.

Әлбәттә, хатын-кызның кырыкмаса җирдә кырык эше өелеп ята, әмма, ул гаиләсенә дә вакыт таба. Буш вакытларын кухняда үткәрә. Төрле тортлар, пироглар, тәмле ризыклар пешерергә ярата.

– 2020 елда әни, 2022 ел-да абый кинәт вафат булды, хәзер әти янына ешрак барып йөрергә туры килә. Аның әле үз хуҗалыгы да бар. Яраткан шөгылен калдырмый, – ди Миләүшә.

– Тормышта бар да шома гына бармый. Минем гомер юлы да җиңел генә бармады, бик авыр мизгелләр булды, ул вакытларны үткәреп җибәрдем, Аллага шөкер. Иң мөһиме, сәламәт булу. Сау-сәламәт кешенең эшлисе дә, бу дөньяда матур итеп, үзе теләгәнчә яшисе дә килә, – дип сүзен тәмамлады Миләүшә Зәйләлова.

 

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас