Чишмэ
+22 °С
Ясно
Төрлесеннән
15 Июля 2023, 05:28

Очрашу урыны – пляж

Безнең поселок цифрлы үсештә калышмый. Калмаш сусаклагычындагы пляжда да су керүчеләрнең хәвефсезлеге максатында күзәтү камерасы куелган.

Очрашу урыны – пляжОчрашу урыны – пляж
Очрашу урыны – пляж

Безнең поселок цифрлы үсештә калышмый. Калмаш сусаклагычындагы пляжда да су керүчеләрнең хәвефсезлеге максатында күзәтү камерасы куелган.

Тормыш һәм сәламәтлек иминлеге, аерым алганда, ял итү урынын сайлау үзебезгә бәйле.

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров Чишмә пляжын барып күргәннән соң бу турыда үз фикере белән уртаклашты.

– Ике ел эчендә районда дүрт урында ял итү өчен уңайлы шартлар булдыра алдык. Әмма шул ук вакытта кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен хәвеф бар, чөнки суда йөзә белмәүчеләр дә күп. Нәкъ менә шул сәбәпле, пляжда халык никадәр күп булса, коткаручылар штаты да шулкадәр күбрәк була. Тимер-бетон заводы янындагы пляж тиз арада халык яратып йөри торган урынга әйләнде. Анда елга буендагы наратлыктан күләгә төшеп тора, яр читендә коткаручылар посты урнашкан, кием алыштыру өчен бүлмәләр, кояшта кызыну өчен ятаклар, спорт белән шөгыльләнү өчен урыннар бар. Бу җәйдә бәхетсезлек очраклары булмас, дип өметләнәбез. Шуңа бәйле рәвештә, су керү өчен махсус җиһазландырылган пляжларга барырга өндим, – дип үз фикерен белдерде Ришат Әнис улы.

Аны рәсми булмаган шартларда елга буенда очрату ял итүчеләргә рәхмәт әйтү һәм аралашу өчен бер сәбәп булды. Беренчеләрдән булып Ришат Әнис улы янына Эльвина Петрова килде. Аның тормыш иптәше хәрби операциягә мобилизацияләнгән, һәм ул без-нең сугышчыларга ярдәм күрсәтелүе һәм яхшы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ә пляжга ул үзенең игезәк сеңелләре Карина, Камилла һәм аларның әнисе белән килгән.

Кызлар белән аралашканнан соң, аларның берничә ел Чишмәдә яшәгәннәрен, аннары Уфага күченгәннәрен белдек. Шулай булса да туган поселокларын онытмыйлар, бездәге пляж аларга, башкаланыкына караганда, күбрәк ошый.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Калмаш елгасында быел начар ис юк, үткән елда чишмәлеләр арасында шул сәбәпле зарланучылар булды.

– Без бирегә беренче тапкыр килдек. Чишмәдә әйбәт пляж булуы турында күп ишеттек һәм юл якын булмаса да, килергә булдык. Хәзер кызым барыйк та барыйк дип, гел әйдәләп торыр инде. Бу урын икебезгә дә бик ошады, машина белән килеп тукталу өчен уңайлы, буйкалар булгач күңелем тыныч, яр буйлары комлы. Маргоша беренче килүендә үк район башлыгы белән фотога да төште! – диде Алкин-2 авылыннан Екатерина Фәйзуллина.

Чагыштыру өчен без шул ук көнне пляжлары булмаган су буйларын да барып күрергә булдык һәм Акзират күленә юл тоттык. Анда тирә-юнь, әлбәттә, поселок пляжыннан күпкә аерылып тора. Табигать кочагы, тынлык, ял итүчеләр дә аз. Ә күренеп торган урында «Су керү тыела, коенган өчен – штраф» дигән аншлаг куелган. Безнең «Ял итү өчен нигә бу урынны сайладыгыз?» дигән соравыбызга «Пляжга барганчы күлгә төшү якынрак, күпләр Акзират буена балачактан ук йөри, электән килгән гадәт буенча биредә су керәбез», дип аңлашыла торган дәлилләр китерделәр.

– Эш көненнән соң өйдән ерак булмаган урында тыныч кына ял итәсе килә, ә мондый урын – безнең өчен Акзират күле. Ул да кайчан да булса районның рәсми пляжларының берсе булыр, дип өметләнәбез, – дип сөйләде ял итүчеләрнең берсе.

Очрашу урыны – пляж
Очрашу урыны – пляж
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас