Чишмэ
+16 °С
Дождь
Төрлесеннән
7 Июля 2023, 08:48

Александр үз куллары белән корган машина

Александр Лизогубның техника кору буенча тәҗрибәсе зур.

Александр үз куллары белән корган машинаАлександр үз куллары белән корган машина
Александр үз куллары белән корган машина

Александр Лизогубның техника кору буенча тәҗрибәсе зур.

Июнь урталарында ул «Телеграмм» каналда алгы сызыктагы яугирләр өчен кирәкле булган, дошман танкларын юк итүче техника турында видеоязма күрә. Һәм үзе дә шундый ук техника ясарга кирәк, дигән фикергә килә. Район гәзите хәбәрчесенә сөйләвенчә, аның бу идеясен күпләр хуплый. Һәм социаль челтәрләрдә халыктан акча җыю башлана. Вакыт кысыла, шуңа күрә Александр әзер каркас сатып алырга була, ул якынча 110 мең сумга төшә. Аны алу өчен махсус Мәскәү өлкәсенә бара. Кемдер калай, торбалар, кемдер башка төрле кирәкле запчастьлар китереп бирә. Ул үзенең төркеменә язылучылар белән даими рәвештә элемтәдә тора, эш барышы белән уртаклаша. Тагын нәрсәләр сатып алырга кирәклеге турында хәбәр итә. Ул әйберләр берәрсендә булса, аңа шунда ук китереп бирәләр, булмаса, сатып ала. Аңа даими рәвештә акча җибәреп торучылар да була. Күпләр кем икәннәрен белгертмәвен сорыйлар. Ул аларның нәрсә бирүен язып бара.

Запас частьлар, асылда исә, үзебезнең илдә җитештерел-гән автомобильләрнеке, мәсәлән, тәгәрмәчләре «Нива» машинасыныкы, шиналары чыдам һәм пычрак җирдән дә үтә ала. Двигателе, йөрү һәм рульгә идарә итү өлешләре «ВАЗ-2114»неке, калганнары төрле машиналарныкы. Алгы пыяла урынына, шофер өчен рәшәткәле тәрәзә кисеп калдырып, 4 мм калынлыктагы калай эретеп ябыштырдым. Техниканың авырлыгы 500 килограмм тәшкил итә. Бераз эшләп бетерәсе калды һәм юлга чыгарга мөмкин, – дип сөйләде Александр.

Үз куллары белән ясаган әлеге машинаны ул яугирләргә үзе илтеп тапшырачак.

Александр үз куллары белән корган машина
Александр үз куллары белән корган машина
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас