Чишмэ
+15 °С
Облачно
Төрлесеннән
5 Июня 2023, 10:02

Пенза авылында часовняга нигез салынды

Салават һәм Күмертау шәһәрләре епискобы Николай Пенза авылында булып китте

Пенза авылында часовняга нигез салындыПенза авылында часовняга нигез салынды
Пенза авылында часовняга нигез салынды

Бу көннәрдә районда әһәмиятле вакыйга булды.

Православие динендәге Вознесение бәйрәменең икенче көнендә Салават һәм Күмертау шәһәрләре епискобы Николай Пенза авылында булып китте, килүенең сәбәбе – яңа төзелүче Изге Сергий Радонежский исемендәге часовняның нигез ташын изгеләндерү.

Часовня башлыгы иерей Сергий Присяжнюк һәм Раевка округы протоиерее Петр Форманюк та аңа кушылдылар.

Изгеләндерү йоласында ктитор (төзелешкә акча бүлеп бирүче кеше) Рәлиф Вәлитов, Пенза авылының 2840нчы «Мәхәллә аккош» җирле мөселманнар оешмасы имам-хатыйбы Салават Янгәрәев һәм авыл халкы катнашты.

Изгеләндерү йоласы тәмамлангач, владыка Николай җыелучыларга вәгазь белән мөрәҗәгать итте. Ә епископ Николай, имам-хатыйб Салават Янгәрәев һәм часовня ктиторы Рәлиф Вәлитов төзелеп килүче чиркәү белән мәчетне тантаналы рәвештә бер көнне ачарга килештеләр.

Пенза авылында часовняга нигез салынды
Пенза авылында часовняга нигез салынды
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас