Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 июнь 2023, 10:04

Черкиләр каты тешли

Мәгълүм булганча, черки торгын, тынчу суда үрчи. Шуңа күрә, черкине булдырмау өчен, барыннан да бигрәк өй яннарында җыелган яисә тынчыган су тор­мавына ирешергә кирәк. 

Черкиләр каты тешли
Черкиләр каты тешли

Кайбер авылларда бәләкәй буалар бар. Ямь-яшел бака ефәге белән капланган бу сулыклар черки оясына әйләнә. Мондый сулыкларны чистартырга кирәк. Бакчалардагы сулы кисмәкләрнең һәм башка су саклана торган савытларның өстен каплап тоту яхшы. Язын, җәен чүп-чар җыю урыннарын да тиешенчә чиста тоту мөһим чаралардан санала.

Өйгә черки кермәсен өчен, тәрәзәләргә 0,7-2 мм металл яисә капрон сетка куялар. Тәрәзә-ишекләргә марля яки вак челтәр һәм тукыма пәрдәләр дә эләргә була. Аларны элгәнче «Тайга», «Ребефтал» һ. б. шундый махсус сыекчалар белән чылатып, тәүлек буе җилләтсәң, бигрәк тә яхшы. Мондый пәр-дәләрне көндезләрен алып, клеенка яки кәгазь янчыкларда тоталар һәм эңгер-меңгер төшкәч кенә эләләр. Болай эшләсәң, «дару»ның файдасы озаккарак җитә.

Төнгелеккә карават янына марля яисә сирәк күзәнәкле тукымадан, челтәрдән чыбылдык та корырга була. Чыбылдык чабуы матрастан ярты метрга төшеп торырга тиеш, аны матрас астына кыстырып куярга да була. Өйгә черки тулган булса, әлбәттә, болар белән генә котылып булмый. Бу очракта «Дихлофос», «Кра» файдаланыла. Әмма алар белән бик сак эш итәргә, савыты тышына язылганнарны төгәл үтәргә кирәк. Сиптергәндә өйдә ризык калдырмагыз, аквариумыгыз булса, өстен әйбәтләп каплагыз. Сиптергәч, бүлмәне бер-ике сәгать ябып тоталар, аннары ярты-бер сәгатькә ишек-тәрәзәләрне ачып, пәрдәләрне корган килеш җилләтәләр.

Черкиләр каты тешли
Черкиләр каты тешли
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: