Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 Май 2023, 17:42

Табалар ялтырап торсын!

Кемнең генә аш-су бүлмәсендә таба юк икән? Заман хатын-кызларында алар берничә. Әлбәттә, иң җайлысы – көйми торган махсус өслек белән капланганы.

Табалар ялтырап торсын!
Табалар ялтырап торсын!

Ләкин борынгы чуен табаларда азык барыбер тәмлерәк пешә кебек. Шунысы бар, аларның төбе көеп китүчән. Моны булдырмас өчен нишләргә? Табаны файдалана башлаганчы әзерлек үткәрергә. Аны болай эшлиләр.

Табаны башта җылы су белән яхшылап юабыз һәм акрын ут өстенә куябыз. Таба төбенә үсемлек мае салып, 40 минут-бер сәгать шулай тотабыз. Сүндергәч, майны түгәбез, ә табаны бер-ике көн юмыйбыз. Бер-ике көннән табаны юып, файдалана башласак та була.

Ә менә эмаль белән капланган савыт-сабаны алай утта тотарга ярамый. Аны бары тик сода белән яхшылап юып, төбенә май сөртеп куярга кирәк.

Табалар ялтырап торсын!
Табалар ялтырап торсын!
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: