

Хәдистә болай диелгән: «Рамазан уразасы җир белән күк арасында эленеп тора, һәм фитыр сәдакасын биргәннән соң гына ул күкләргә ашачак».
Фитыр сәдакасын мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Мөселман булмаганнар үзләре өчен бу сәдаканы бирергә тиеш булмасалар да, алар үзләре карамагында булган мөселманнар өчен аны түләргә тиеш.
Фәкыйрьләр – үзләренә һәм гаиләләренә ашарга ризыклары җитмәгән кешеләр. Ризык бер бәйрәм көненә җитәргә тиеш (бәйрәм табыны исәпкә алынмый). Тиешле ризык күләме һәр гаилә әгъзасына 650 грамм ярма хисабыннан исәпләнә. Әгәр дә кеше фатирга кереп яшәгән өчен түли икән, бу йортта яшәп торырга кирәк булган акчадан фитыр сәдакасы түләнми.
Караучысыз йөри алмаган һәм табиблар ярдәменнән башка тора алмаган сырхау кешеләр – табибларга, караучы хезмәтенә һәм дарулар өчен түләргә тиеш булган акчадан фитыр сәдакасы түләмиләр. Бурычлары булган кешеләр, әгәр дә бурыч түләүне кичектереп тора алалар икән, фитыр сәдакасын бирергә тиешләр.
Фитыр сәдакасы түләүнең шартлары: мөселман булу; рамазан һәм шәүвәл айларында исән-сау булу. Рамазан аеның соңгы көнендә кояш баегач вафат булган кеше өчен фитыр сәдакасы бирелә, ә кояш батканчы үлгән кеше өчен бирелми. Рамазан аеның соңгы көнендә туган һәм кояш баеганчы исән булган бала өчен дә фитыр сәдакасы түләнә.
Фитыр сәдакасын гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли.
Ире фәкыйрь булса яки эшләмәсә, ә хатыны бай булса яки эшләсә, ул үзе, ире һәм аның тәрбиясендә булганнар өчен фитыр сәдакасын бирә ала, әмма мәҗбүри түгел. Бу – хатын-кыз өчен сөннәт тә түгел. Ул теләге буенча үзе өчен генә яки гаиләнең бер әгъзасы өчен генә дә түли ала. Әгәр дә аерган хатыны йөкле икән, ире аның өчен зәкят түләргә тиеш, чөнки ул бала туганчы хатынын тәэмин итеп торырга (тәрбияләргә) тиеш.
Тол хатыннар һәм аерылганнар өчен фитыр сәдакасын опекуны (кемне дә булса опекага алган кеше) түләргә тиеш. Әгәр дә опекуны булмаса, үзе түли. Балалар өчен фитыр сәдакасын түләү бурычы аларның аталары яки гаиләдәге башка ир-атлар өстендә. Алар бу бурычны үтәмәгән очракта да, фитыр сәдакасын балалар өчен хатын-кыз түләргә тиеш түгел.
Балигъ булмаган балаларның үз кереме булса да, алардан зәкят түләнми.
Ир бала балигъ булуга, ул үзе өчен фитыр сәдакасын үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинчелеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.
Хатын-кызның һәм аның балаларының опекуннары булмаган очракта, бу бурыч аның балигъ булган һәм эшли башлаган өлкән улына йөкләнә.
Зәкятне үзең белән бер җирлектә яшәүче кешеләргә таратырга кирәк. Шул җирлектә зәкят таратылырга тиешле кешеләр булмаса гына башка җирлектә таратыла ала. Имам киңәше белән башка авылга да күчерергә мөмкин.
Фото: "Башинформ" МА