Чишмэ
+16 °С
Облачно
Төрлесеннән
14 Апреля 2023, 08:32

Балалар ансамбленә – 10 ел!

Үрнәкле «Белые росы» ансамбленең 10 еллыгына Чишмә балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсеннән алар башкаруында иң яхшы композицияләр, төрле жанрдагы рус халык җырлары, бию көйләре, былиналар, шаян такмаклар, заманча эшкәртелгән җырлар яңгырады.

Балалар ансамбленә – 10 ел!Балалар ансамбленә – 10 ел!
Балалар ансамбленә – 10 ел!

Тамашачыларны «Входины» (өй туе) йоласы белән таныштырдылар, сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Башка коллективлар да котлау номерлары белән чыгыш ясады. Чара халык моңнары һәм ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылды. 

– Ун ел элек мин музыкаль юнәлештәге барлык белем бирү учреждениеләренә шалтыратып, фольклорчыларны, вокалчыларны, халык уен коралларында уйный белүчеләрне эзләдем. Шулай итеп, уку елы башында безнең мәктәпкә Татьяна Кандрашкина эшкә килде, 15 сентябрьдә инде ул балалар ансамбле оештырды һәм аңа «Белые росы» исемен бирде, – дип сөйләде Балалар сәнгать мәктәбе директоры Татьяна Хәбибуллина. 

Алар яшен тизлегендә эшләп, 1 октябрьдә Өлкәннәр көненә тәүге чыгышларын тәкъдим иткәннәр. Ул чыгышның язмасы сәхнәдәге экраннан күрсәтелде, ата-аналар балаларының ансамбльгә яңа килгән, кечкенә вакытларын искә алдылар.

Татьяна Анатольевна ансамбль буенча хезмәттәшләре, концертмейстерлар Дарья Суркова һәм Илнур Хәлиуллин белән бергә намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре, югары һөнәри осталыклары өчен Республика халык иҗаты үзәгеннән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Балалар ансамбленә – 10 ел!
Балалар ансамбленә – 10 ел!
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас