Чишмэ
+14 °С
Облачно
Төрлесеннән
7 Апреля 2023, 08:38

Каен суы – тәнгә дәва, җанга сихәт

Гадәттә, аны март азагыннан башлап апрель дәвамында җыялар.

Каен суы – тәнгә дәва, җанга сихәтКаен суы – тәнгә дәва, җанга сихәт
Каен суы – тәнгә дәва, җанга сихәт

Агачны җирдән 20-40 см чамасы өстәнрәк без яки 10 мм дрель белән тишеп, уентыгына юка шланг яки чиста көпшә тыгып куеп, каен кәүсәсенә 1 литрлы пластик шешә бәйләп куялар. Савыт тулгач, тишеккә агач бөке кагып яки бакча сумаласы белән сылап калдыру мөһим. Картрак агачның суы татлырак. Каен суы җылыда нибары ике тәүлек кенә саклана. Кайбер кеше аны суыткычта катырып саклый, ачытып куасын эчүчеләр бар.

Рецепты түбәндәгечә: 10 л каен суына 50 бөртек йөзем, ярты кило шикәр комы салып, өстенә марля каплап, җылы урында өч тәүлек ачытабыз. Сөзеп, пыяла савытларга тутырып, өстенә капкач ябабыз. Салкын урында саклыйбыз.

Тагын бер кызыклы ысул бар. 10 л каен суын сөзеп, шуңа 3-4 лимон суты сыгабыз, 3-4 бөртек йөзем, 50 г чүпрә, 40 г сыек бал салып болгатабыз. Куас 3-4 көннән өлгерә. Әзер эчемлекне пыяла банкаларга салып, салкынча урынга куябыз.

Халык арасында киң таралган тагын бер әмәл бар. Ике литр ярым күләмендәге каен суына - 50 шәр грамм йөзем һәм кыздырылган кәһүә бөртекләре, ярты стакан шикәр комы, 2-3 кисәк киптерелгән арыш ипие катысы салып, пыяла банканың авызына резин пирчәткә кидереп куябыз. Әүвәле пирчәткә тулып кабара, ул киредән шиңеп төшкәч, куас әзер дигән сүз. Куасны җәй җиткәнче эчәсегез, аннан окрошка ясап ашыйсыгыз килсә, түбәндәге ысул отышлы. 3 литр каен суына 25 бөртек кара төстәге эре йөзем салып, салкын урынга куябыз. Аның файдалы сыйфатлары озак саклана.

Каен суы – тәнгә дәва, җанга сихәт
Каен суы – тәнгә дәва, җанга сихәт
Автор:
Читайте нас