Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 март 2023, 13:52

Нинди төстәге яшелчә ябыктыра?

Салават күперенең төрле төсләрен күз алдына китерегез әле: һәркайсы үзенчә тәэсир итә безгә, һәркайсы сәламәтлеккә үзенчә йогынты ясый.

Нинди төстәге яшелчә ябыктыра?
Нинди төстәге яшелчә ябыктыра?

Салават күперенең төрле төсләрен күз алдына китерегез әле: һәркайсы үзенчә тәэсир итә безгә. Галимнәр әйтүенчә, һәр төс кешегә үз аурасын алып килә, төсләрдән күп нәрсә тора. Хәтта киемдә дә, кәефкә карап, төсләр гаммасын үзгәртәбез.

Туклануда гармония саклансын өчен, азык кабул итә торган урын тыныч булырга тиеш. Шуңа күрә кухняның да төсләр палитрасы тынычландыра, ял иттерә торган булса яхшы. Хәтта өстәлдәге яшелчә, җиләк-җимеш тә аерым бер төсләр гаммасына туры килергә тиеш. Һәркайсы сәламәтлеккә үзенчә йогынты ясый.

 

Кызыл төс

Кызылдан кәеф үзгәрә, кешегә энергия килә. Ярсучанлык кими, көчле эмоцияләр тәэсирендә каласың. Үзеңне ышанычлырак тотасың, әйләнә-тирәдәге вакыйгаларны оптимизм белән кабул итәсең.

Җир җиләге, кура җиләге, чия, кызыл карлыган, помидор, карбыз  әнә шундый кәеф бирә безгә.

 

Сары төс

Андый төстәге бакча җимешләре яхшы эшкәртелә. Сары төстәге продуктларны кулланучылар тизрәк фикер йөртә, математик мәсьәләләрне шундук чишә, озак вакыт бар игътибарын туплап эшли. Әйтик, рәссамнар сары ризык тәэсирендә яңа иҗади көч дулкынында илһамланып эшли, картиналарын нечкә тоемлап яза, диләр.

Лимон, кукуруза, сары помидор, банан, кавын әнә шундый илһамландыру көченә ия.

 

Әфлисун төсе

Шатлык, позитив төсе. Өстәлдәге шундый ризыклар кәефне күтәрә. Чирле кешенең авыртулары көчле булса да, рационга кызгылт-сары җимешләр, яшелчәләр өстәргә кушалар.

Әфлисун, мандарин, кишер, кабак, абрикос кәефне күтәрә.

 

Яшел төс

Тынычлык төсе. Яшел төстән нерв системасы ял итә, киеренкелек югала, йөрәк ритмы тотрыклыга әйләнә, сосудлар чистара, кан басымы нормальләшә. Иң әһәмиятлесе – яшел төстәге ризыклар, яшелчәләр, җимешләр ябыктыра!

Салатның төрле төрләре, кыяр, укроп, кыяклы суган, яшел алма, виноград, яшел борчак әнә шундый үзлеккә ия.   

Фото: https://ru.freepik.com/

Тулырак: https://syuyumbike.ru/

Нинди төстәге яшелчә ябыктыра?
Нинди төстәге яшелчә ябыктыра?
Автор:Лиана Усманова
Читайте нас: