Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 март 2023, 12:28

Кара карга – яз хәбәрчесе

Язны нәкъ менә алар канатында килә диләр. Хәзер каргалар элеккечә җылы якларга ук китеп мәшәкатьләнми, ә урта полосада гына кыш чыга икән. Бу кошлар үзләренең «кар-кар»лары белән ачуны чыгарсалар да, матур, акыллы һәм бик зирәкләр.

Кара карга – яз хәбәрчесе
Кара карга – яз хәбәрчесе

Интуицияләре бик көчле

Кара каргалар начар кеше белән яхшы кешене аерып, хәтерләрендә саклый ала. Куркыныч янаганда бер-беренә сигнал бирәләр. Ә андый сигналларга реакцияләре төрле: югары рангтагы кара карга (бигрәк тә тәҗрибәле һәм хөрмәтле ата кош) сигналы, яшенекенә караганда күбрәк игътибарны җәлеп итә. Әгәр дә яшь кош юк кына нәрсәдән куркып тавыш бирә икән, аны әйтерсең лә ишетмиләр дә.

Гадәти булмаган гадәтләр

Авыл кошлары шәһәрдәге туганнарыннан аерылып тора. Авылныкылар кешеләрдән курыкмасалар да,  тораклардан читтәрәк яшәргә тырыша. Ә шәһәрдә яшәүчеләр кешеләрне үзләренеке итеп кабул итә. Ояларын корылмаларга ясыйлар, электр линияләрен һәм биек сәнәгать биналарын яраталар.  Әлеге кошларның урманнардан кеше яшәгән урыннарга миграциясен чүп-чар контейнерларында азык-төлек калдыкларының артуы белән бәйлиләр. Галимнәр уйлавынча, элек күчмә булып саналган регионнарда, шушы ук шартлар күп кенә көтүләрнең утрак тормыш рәвешен үз итүенә китергән.

Халык әйтсә хак әйтә

Кара каргаларга кешеләр һәрвакыт хөрмәт белән караган, хәтта үз күзәтүләре буенча нәтиҗәләр дә ясаган. Мәсәлән: әгәр дә кара каргалар ояларын ташлап китә икән, кайгы-хәсрәт киләсен көт тә тор. Борынгылар әйтүенчә, әгәр дә кара карга оясын ташлап китсә, янындагы йорт хуҗасының дәвамчысы булмаячак.

Кара каргалар турында бигрәк тә Англия дворяннары кайгырткан. Алар бу кошларны үз утарларына җәлеп иткәннәр һәм төрле юллар белән шунда ияләндергәннәр. Чөнки «кара каргалар яхшылык китерүчеләр» дип уйлаганнар.

Бик акыллы кош

Җәен урманда яшәү ягын хуп күрсә, суыткач, тамак туйдыру өчен, шәһәргә күчә. Кара карганы күп кенә галимнәр акыл ягыннан шимпанзе белән чагыштыралар. Үз максатына ирешү өчен ул хәтта нинди дә булса җайланма кулланырга мөмкин. Томшыгы белән буе җитмәгән ризыкны алу өчен, нинди дә булса тимерчыбыкны бөгеп элмәк ясап, яки таяк һәм таш ярдәмендә ала. Томшыклары белән кәнфит һәм сыр төрелгән кәгазьләрне сүтә, тапкан тәмнүшкәләрне балаларына ашата. Кара каргалар ипи катысын фонтаннарда, җыелып калган суларга салып җебетә, пакетын тишеп сөт эчә  белә. Бу кошлар берничә ел рәттән шул ук ояларында яши, аны зурайта, нәтиҗәдә күпкатлы катлаулы конструкция барлыкка килә.Кара каргалар – бик кайгыртучан ата-ана. Бала тәрбиясендә икесе дә бер үк дәрәҗәдә катнаша. Бик күп балалары үзләре туып үскән җиргә кайтып, нәселләрен дәвам итә.

Яхшы дус

Кара каргалар бик зиһенле, шуңа аларны өйдә дә асрап була. Ул дрессировкага яхшы бирелә.

Ә дөрес шөгыльләнсәң, хәтта сөйләшергә дә өйрәнәчәк һәм сүзлек запасы шактый зур.

Тиешле тәрбия биргәндә кара карга яхшы дус та. Шулай да ул ирекле кош. Аны табигатьтә күзәтү күпкә яхшырак булачак. Читлек инде ул, үзегез беләсез, алтын булса да – читлек.

 

Кара карга – яз хәбәрчесе
Кара карга – яз хәбәрчесе
Автор:
Читайте нас: