Чишмэ
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 март 2023, 13:43

Иснәү – «ачлык» галәмәтеме?

«Бер сәбәпсез еш иснәү кайчак төрле чирләрнең билгесе булырга мөмкин» дип искәртә безне галимнәр

Иснәү – «ачлык» галәмәтеме?
Иснәү – «ачлык» галәмәтеме?

Иснәгән вакытта кешенең баш мие тиз арада кислородка туена, шунлыктан аннан һич тә куркырга кирәкми, дип исәпли күпләр.

Шулай да...

«Бер сәбәпсез еш иснәү кайчак төрле чирләрнең билгесе булырга мөмкин» дип искәртә безне галимнәр. Мәсәлән, шикәр диабеты булганда, глюкоза организмның күзәнәкләренә барып эләкми һәм энергиягә әверелми. Нәтиҗәдә, кеше үзен даими арыган итеп хис итә һәм еш исни. Шулай ук гел йокы килү һәм еш иснәү апноэ чире билгесе дә булырга мөмкин.

Әгәр еш иснәү аптыратып бетергән икән, тиз-тиз атлап йөреп килергә яки берничә физик күнегү ясап алырга була. Чөнки бу вакытта кан, тукымалар һәм мөһим эчке органнар кислородка туена.

Баш мие моннан канәгать калачак һәм авызны ачып иснәү сезне артык интектермәячәк.

Фото: https://ru.freepik.com/  

Чыганак: https://omet

Иснәү – «ачлык» галәмәтеме?
Иснәү – «ачлык» галәмәтеме?
Автор:Лиана Усманова
Читайте нас: