Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 март 2023, 13:04

Кайчан дога кылырга кирәк?

Дога кылу өчен төгәл бер вакыт булмаса да, кайбер вакытлар догаларның кабул булуы һәм Аллаһның ризалыгын алу өчен уңайлы дип исәпләнә.

Кайчан дога кылырга кирәк?
Кайчан дога кылырга кирәк?

1. Билгеле булганча, Рәҗәб, Шәгъбан һәм Рамазан айлары мөбарәк айлардан санала. Бу айларда кылынган догаларның кабул булуы ихтималы тагын да зуррак.

2. Гает, гарәфә, җомга, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәре догаларның кабул булуы өчен уңайлы көн һәм кичәләр дип санала. Дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәре пәйгамбәребез хәзрәтләре (с.г.в.), һәрвакыт һәм дәвамлы булмаса да, ураза тота торган булган.

3. Ураза вакытларында авыз ачу сәгатьләре догалар кабул булуы өчен иң уңай вакытлардан исәпләнә. Чөнки мөэмин, бар тик Аллаһның ризалыгын алу кебек олуг бер тойгы һәм теләк белән иртәдән кичкә кадәр башка теләк һәм ихтыяҗларына игътибар итмичә, Аның ризалыгы өчен сусыз, Аның ризалыгы өчен ач тора. Бу уңайдан Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәзрәтләре болай дигән: «Уразалының уразасын ачканда кылынган догасы кире кайтарылмас».

4. Кадер кичәсе. Бу кичә шундый бер кичәдер ки, «Коръән Кәрим»дә аның хакында махсус бер сүрә бар. Бу кичә гөнаһларның гафу ителүе өчен булган махсус бер кичә. Чөнки «Коръән Кәрим» бу кичәдә иңдерелгән. Кадер кичәсе белән беррәттән башка изге кичәләр дә догаларның кабул булуы өчен уңайлы.

5. Сәхәр (таң) вакытлары догаларның Аллаһка ирешүе өчен иң яхшы вакытлардан санала.

6. Азан әйтелгән, камәт китерелгән һәм намаз укыган вакытларда кылынган догаларның кабул булуы турында да риваятьләр бар.

7. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Азан белән камәт арасында кылынган дога кире кайтарылмас», – дигән.

8. Фарыз намазлардан соң кылынган догалар кабул булуга лаек.

Кайчан дога кылырга кирәк?
Кайчан дога кылырга кирәк?
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: