Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 март 2023, 11:59

Атаклы галим – Дәрдмәнд оныгы

Булат ЗАҺИРОВ Бәшир Искәндәр улы Рәмиев – Советлар Союзы күләмендә иң беренче булып электрон хисаплау машинасының (ЭВМ) проектын ясаучы һәм уйлап табучы галим генә түгел, ә атаклы шагыйребез Дәрдмәнд оныгы да.

Атаклы галим – Дәрдмәнд оныгы
Атаклы галим – Дәрдмәнд оныгы

Атаклы Рәмиевләрнең бабалары Габделкәрим сабын ясау фабрикалары ачып зур мөлкәт туплау-га ирешә. Ә Мөхәммәтсадыйк Габделкәрим улы Рәмиев алтын приискалары сатып алып, алтын чыгару белән шөгыльләнә башлый. Уллары Мөхәммәтшакир (1857-1914) һәм Мөхәммәтзакир (1858-1921) әтиләре башлап җибәргән эшне дәвам итә. XX гасыр башында алар хуҗа булган алтын приискаларының саны 79га җитә. Ике бертуган Рәмиев, зур байлык туплап, беренче гильдия сәүдәгәрләр югарылыгына ирешә, чит илләрдә дә гөрләтеп сәүдә итә.

Европа университетларында укып югары белем алган Рәмиевләр Оренбург губернасында татар мохитен һәм мәдәниятен үстерүгә акча кызганмыйлар. Алар губернада дистәләгән мәчет һәм мәдрәсә ачтыра. Мөхәммәтзакир үзенең типографиясен ачуга ирешеп, татар телендә «Вакыт» газетасын һәм «Шура» журналын чыгара. Рәмиевләр типографиясендә шулай ук Коръән, мөселман динендә укыту китаплары, Европа  язучыларының китаплары рус һәм татар теленә тәрҗемә ителеп, меңәрләгән данәдә ил буйлап таратыла. Мөхәммәтзакир үзе Дәрдмәнд тәхәллүсе (псевдонимы) белән шигырьләр яза, алар бүген татар поэзиясенең алтын фондына кертелгән. Күренекле галим, Советлар Союзы күләмендә иң беренче электрон хисаплау машиналарының конструкторы Рәмиев Бәшир Искәндәр улы (1918-1994) атаклы Мөхәммәтзакирның (Дәрдмәнднең) оныгы. Бәширнең атасы Октябрь революциясеннән соң да «Башкирзолото» трестында эшләвен дәвам итә, әмма 1938 елда кулга алына һәм, «халык дошманы» ярлыгы тагылып, мәҗбүри хезмәт лагерена озатыла, шунда вафат була,  1957 елда гына аклана.

Бәшир Рәмиевнең биографиясе буенча гыйбрәтле роман язып булыр иде. Бәширгә «халык дошманы»ның улы булганга, мәктәптә белем алырга ирек бирмиләр, ләкин ул Уфада 10 классны үзлегеннән укып (экстерн) тәмамлау турындагы аттестат ала һәм Мәскәүгә барып, энергетика институтына укырга керә. Монда да «халык дошманы»ның улы икәнлеген белеп, аны икенче курстан куып чыгаралар.

Ул туган ягына кайтып, Башкортостан радиокомитетына радиотехник булып урнашырга һәм ипи-тозлык акча юнәтергә мәҗбүр була. 1940 елны ул яңадан Мәскәүгә килә һәм анда элемтә буенча үзәк фәнни-тикшеренү институтында техник булып эшли башлый, берничә яңа прибор уйлап табып, аларның проектын тәкъдим итә.

Бөек Ватан сугышы кузгалуга, Бәшир үз теләге белән фронтка китә һәм элемтә батальонында хезмәт итә башлый. 1944 елны армиядән чакыртып, радиолокация аппаратларын проектлаучы академик А. И. Берг җитәкләгән институтка (ЦНИИ-108) эшкә җибәрәләр.

1948 елның май аенда ул Мәскәүдәге энергетика институтының дифференциаль хисаплау приборларын проектлаучы лабораториядә хезмәт итә башлый, аның мөдире математик

И. С. Брук була. Бәшир эштән бушаган арада һәм нибары өч ай вакыт эчендә саннар белән автоматик рәвештә эшләүче хисаплау машинасының проектын ясый һәм лаборатория мөдире Брук белән бергә патентлар бюросына тапшыра. Әмма аның проектын күрмәмешкә салышалар (тагын шул «халык дошманы улы дигән «кара сакалы» комачаулый). Аннары Бәшир хезмәтен үзләштерергә омтылучылар да аз булмый. Бәширне Мәскәүдән Ерак Көнчыгышка хәрби хезмәткә озаталар. Аны Америка белгечләре атом-төш коралын проектлауда электрон хисаплау машиналары куллану турындагы мәгълүмат «Югары органнарга» барып җиткәч кенә искә төшерәләр. Бәшир Рәмиевне тиз арада армия хезмәтеннән чакыртып, илнең Машиналар һәм приборлар төзү министрлыгындагы хәрби электрон хисаплау машиналары (ЭВМ) төзү өчен махсус оештырылган «СКБ-245» конструкторлар бюросына лаборатория мөдире итеп билгелиләр. Бу бюрода ЭВМ «Стрела» ясалып, күп данәдә чыгарыла башлый.

Югары сыйфатлы ЭВМ «Стрела»ны ясаган һәм күпләп чыгаруны оештырган өчен ул 1954 елда Сталин премиясенә лаек була. Стреладан соң «Урал-1» машинасына тотына. Бу төр компьютерны ясау өчен Пензада завод тәгаенләнә (ул хәзерге «Рубин» берләшмәсе). Рәмиев бирегә баш инженер һәм фәнни-тикшеренү институтының фән буенча урынбасары буларак килә. Унөч ел буена Урал сериясеннән 16 төр машина җитештерелә. Алар күп очракта чит илләрдәге охшашларын узып китә. 

Бәшәр Рәмиев 1994 елда Мәскәүдә вафат була. Җәсәде Кунцево зиратында җирләнгән.

 

Атаклы галим – Дәрдмәнд оныгы
Атаклы галим – Дәрдмәнд оныгы
Автор:
Читайте нас: