Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 март 2023, 10:25

Бу көнне нигә бәйрәм итәбез?

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне һәм яз бәйрәме. Бу көнне нигә бәйрәм итәбез соң?

Бу көнне нигә бәйрәм итәбез?
Бу көнне нигә бәйрәм итәбез?

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне һәм яз бәйрәме.

Бу көнне гүзәл затларыбыз бездән игътибар, чәчәкләр һәм бүләкләр көтә. Гореф-гадәт шундый. Без бу көннең бәйрәм булуын белсәк тә, аның каян килеп чыгуы турында әлләни уйланмыйбыз. Вакыт узган саен аның мәгънәсе җуела, ә чынлыкта бу көнне нигә бәйрәм итәбез соң?

8 Март бәйрәме гүзәл затларны түгел, ә революционер хатын-кызларны данлау көне буларак билгеләнгән. Революция чорында «Правда» газетасы әлеге бәйрәмне «Эшче интернационал хатын-кызлар көне» дип атаган, бу ир-атлар белән тигез хокуклы булырга омтылган хатын-кызлар бәйрәме, азат ителү көне. Хәзерге заманда бәйрәм үзенең тарихи максатын югалтса да, күп илләрдә феминист хатын-кызлар әле булса акцияләр үткәрәләр, күпләр бу көнне көчле затлар белән көрәш көне дип саный...

 

Америка, яки тәүге хатын-кызлар профсоюзы

1857 елның 8 мартында Нью-Йоркта тегү һәм аяк киемнәре фабрикаларының эшче хатын-кызлары манифестациягә җыела. Алар эш көнен кыскартуны, хезмәт шартларын яхшыртуны, ир-атлар белән тигез хезмәт хакын таләп итәләр. Ул вакытта хатын-кызлар тәүлегенә 16 сәгать эшли, хезмәтләре өчен тиеннәр ала. Ир-атларның хәлиткеч чыгышларыннан соң 10 сәгатьлек эш көне кертүгә ирешәләр. АКШтагы күп предприятияләрдә профсоюз оешмалары барлыкка килә. Һәм менә 1857 елның 8 мартыннан соң әгъзалары хатын-кызлар булган тәүге оешма төзелә. Бу көнне Нью-Йоркның күп шәһәрләрендә йөзләгән хатын-кыз сайлау хокукы бирүне таләп итеп демонстрациягә чыга.

 

Европа, яки Клара Цеткин

Бу бәйрәм тарихын без, га-дәттәгечә, хатын-кызлардан торган революция отряды туплаган, аларның көчле энергиясен эксплуататорларга каршы көрәшкә юнәлткән Клара Цеткин белән бәйлибез. Бу бер көнлек эш булмаса да, «хатын-кызлар пролетариатының» туган көне дип санарга мөмкин булган көнне сайлау турында карар кабул ителә.

1910 елда Копенгагенда 2нче Халыкара социалист хатын-кызлар конференциясендә Клара Цеткин тәкъдиме буенча «хатын-кызлар хокуклары өчен көрәш көнен» оештыру турында резолюция кабул ителә. Бу дөньяның барлык хатын-кызларын тигез хокук өчен көрәшергә чакыру кебек яңгырый.

Социал-демократик партия

Үзәк комитеты әгъзасы Елена Гринберг тәкъдиме буенча Халыкара хатын-кызлар көне итеп 19 март раслана. 1911 елда Германия, Австрия, Дания һәм Швейцариядә тәүге Халыкара хатын-кызлар көне нәкъ 19 мартта билгеләп үтелә. 1913 елда оештыруда кыенлыклар туу аркасында ул төрле көннәрдә: Германиядә 12 мартта, Австриядә, Чехиядә, Венгриядә, Швейцариядә һәм Голландиядә

9 мартта, Франциядә һәм Рәсәйдә 2 мартта билгеләп үтелә. 1914 елда гына Халыкара хатын-кызлар көне бөтен җирдә беренче тапкыр 8 мартта үткәрелә, чөнки  якшәмбегә, ягъни эшләмәгән көнгә туры килә. Шулай итеп бу дата ныгып кала.

 

Бу көнне нигә бәйрәм итәбез?
Бу көнне нигә бәйрәм итәбез?
Автор:Урал Нуриманшин
Читайте нас: